Былтыр федераль, республика һәм урындагы бюджетларның финанславы нәтиҗәсендә Шафран һәм Никифар авыллары укучылары яңа уку елы башлануга капиталь ремонтланган спорт биналары алды, ә быйыл исә тагы да бер мәктәп – Аксен авылы мәктәбе проектта катнашты.
Аксен мәктәбенең спорт залын ремонтлауны финанслауның гомум суммасы 1 млн 200 мең сум тәшкил иткән. Эшләр тәмамланган да инде. Бинаның түшәме капиталь ремонтланган, ишекләр, җылылыҡ сиситемасы алмаштырылган, электр-монтажлау эшләре башкарылган, автоматлаштырылган янгын сигнализациясе куелган. Моннан тыш, җилләтү системасы булдырылган, ике чишенү бүлмәсе тулысынча яңартылган.
-Ремонт эшләре планга ярашлы үткәрелде. Яңа уку елында балалар барлык хәвефсезлек таләпләренә җавап биргән яңа спорт залында шөгыльләнәчәк һәм төрле ярышларда катнашачак, - диде Аксен мәктәбе директоры Д. А. Сидоров.