Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
9 август 2018, 02:00

Авырлыкларны җиңеп чыгарга өйрәтә

Кул көрәше, каратэ буенча тренер Шакирҗан Хөсәенов үсмерләрнең ихтыяр көчен ныгыта

90нчы елИларда Раевкада каратэ белән мавыгучылар саны артты. Тегендә дә, монда да кулдан язылган игъланнар төрле секцияләргә чакырды. Әмма бераздан чын каратэ остасы килгәч (бу турыда хәбәр бик тиз таралды), малайлар һәм соңырак кызлар да ул оештырган секциягә язылу өчен район мәдәният сараена агылды. Каратэ белән шөгыльләнергә теләүчеләр 750дән артып киткәч, һәрберсе йөзәр кешедән торган төркемнәр булдырылды. Аларның барысы белән дә күнекмәләр үткәрү мөмкин түгел иде. Ләкин бер-ике айдан күнекмәләргә чын мәгънәсендә сәләте булганнар гына йөри башлады.

-Көндез урман хуҗалыгында пилорамада эшләдем, ә кисләрен ике сәгать малайлар белән шөгыльләндем., - дип искә ала ул елларны Шакирҗан Шәрәф улы. – Мин Казагстанда, Павлодар шәһәрендә туганмын, шунда беренче сыйныфка бардым, ә артабан укуымны Үзбәкстанда дәвам иттем, 29 ел Гагарин шәһәрендә яшәдем.

Мәктәп елларында Шакирҗан Хөсәенов грек-рим көрәше секцияләрендә, бераз бокс белән шөгыльләнә, башка сугышчан спорт төрләре турында ишеткәне дә булмый. Сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң һөнәрчелек училищесында газоэлектросварщикка укып чыга, үзе өчен тренажерлар ясау турында хыяллана. Спорт белән шөгыльләнүе аңа армиядә дә ярдәм итә. Германиядә махсус батальонда ике ел хезмәт итә, анда яугирләрне җиде минутлык кул көрәше серләренә өйрәтәләр...Артабан язмыш аны Саратовка, аннан инде әнисенең туган ягы – Әлшәй районына илтә. Монда Шакирҗан эш эзләп Мәскәүгә чыгып китәргә мәҗбүр була, бераз төзелеш компаниясендә эшләгәч, янә Раевкага әйләнеп кайта. Хатыны белән ике катлы йорт төзеп чыгалар, гаражның икенче катында тренажер бүлмәсе эшли, чия агачлары утырта, ихатасын төзекләндерә, виноград, башка яшелсә-җимеш культуралары үстерә башлый. 2015 елдан “Лачын” физкультура-савыктыру комплексында каратэ буенча дәресләр алып бара, бүген анда 60тан күбрәк малай һәм кыз шөгыльләнә.

-Бу беренче чиратта сәламәтлек әчен кирәк. Мин үсмерләрне сугышырга түгел, ә хәвефле хәлләр килеп туганда саклану алымнарына өйрәтәм. Башта ушу савыктыру гимнастикасы, ә соңыннан инде каратэга күчәм. Малайлар белән Туймазыга ярышка барып кайттык. Гагарин шәһәреннән (мин үз вакытында анда стадионда спорт залы төзегән идем) элекке спорт комитеты җитәкчесе шунда күченгән икән һәм ул безне ярышка чакырды. Туймазыда безнең балалар барлык өч призлы урынны яулады, ә өлкәндәр өченче урынны алды. Безгә шунда ук игътибар иттеләр,- дип үз эше, тәрбияләнүчеләре турында сөйләвен дәвам итте Шакирҗан Шәрәф улы.

Аны сәгатьләр буе тыңларға мөмкин. Үзгәртеп кору елларында, музыкаль белеме булган, пневматик мылтыктан ату, җиңел атлетика, йөзү буенча призлы урыннарны яулаган спортчы хатыны Галина Викторовна белән тормышларын бераз яйга салу өсөн палаткада сатып, малтабарлык эшчәнлеге белән шөгыльләнгәннәр. Зур гаиләләре белән мәчет янындагы бәләкәй өйдә яшәгәннәр. Төрле семинарларда “нань-цань, “тунбейцуань” стильләрен үзләштергәннәр. Гаилә тормышындагы “кара сызатны” алар бергәләп җиңеп чыкканнар. Кызлары Альбина бүген Уфада эшләп йөри, уллары Шамил Стәрлетамак физкультура колледжына документларын тапшырган.

-Без һәрвакыт балаларыбыз янында яшәячәкбез. Әти-әниләребез дә кояшлы Үзбәкстаннан безнең янга күчеп кайтты. Без шулай тәрбияләнгәнбез. Балалар тормыш мәгънәсен аңласын өчен шулай булырга тиеш тә,-...ди әңгәмәдәшем фәлсәфәви уйларга бирелеп.

Балаларның ни өчен аңа тартылганын менә шуннан инде яхшы аңлыйсың. Юк, табигать кочагында ял иткәндә пешергән тәмле бәрәңге, чын үзбәк пылавы белән түгел, ә киң күңелле, барысын да кабул итә һәм аңлый белүе, кирәк булганда ярдәмгә килергә әзер булуы белән яулаган ул үсмерләр йөрәген.

Ирина ВЛАДИМИРОВА.
Читайте нас: