Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
24 август 2018, 02:00

Русиянең дәүләт флагы көненә багышланды

Раевка авылы стадионында мини-футбол буенча финал ярышлары узды.

Раевка авылы стадионында мини-футбол буенча финал ярышлары узды.
Спортчыларны һәм бәйрәм кунакларын район хакимиятенең спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты рәисе Д. М. Әхмәдрисламов сәламләде. “1991 елда өч төстәге флаг яңартылган Русия дәүләтенең төп символы итеп расланды. Дәүләт флагы безгә күпмилләтле Русия халкы булуыбызны тоярга ярдәм итә, һәркемнең уңышы – илебез байлыгы, аның бүгенгесе һәм киләчәге”, - диде Динар Марат улы.
Бәйрәмне оештыручылар “Бердәм Русиянең яшь гвардиясе” урындагы бүлекчәсе башкаруында дәртле флешмоб әзерләгән. Арытабан волонтерлар триколор тарихы турында сөйләде. Чара барышында барлык катнашучыларга флажоклар һәм өч төсле тасмалар таратылды.
Үз хәбәрчебез.
Читайте нас: