Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
24 сентябрь 2018, 02:00

Данлы якташыбызны искә алып

Эчке эшләр подполковнигы Баян Нәфыйков истәлегенә чираттагы көзге районара җиңел атлетика кроссы узды

Ташлы авылы шимбә көнне кунаклар каршы алды. “Милләтләр кроссы-2018” кысаларында үткәрелгән ярышларга төрле оешмалардан, район мәктәпләреннән, Аксен агросәнәгать колледжыннан, Бәләбәй шәһәре һәм Әлшәй районы Эчке эшләр бүлекләреннән 250дән артык кеше җыелды.

Чара башланыр алдыннан, традиция буенча, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган ягирләр истәлегенә куелган тактаташка чәчәкләр һәм веноклар салынды. Әлшәйнең данлы улы Баян Әмир улы Нәфыйковны бер минут тын торып искә алдылар. Район хакимияте башлыгы Д. Р. Мостафин да якташыбызны җылы сүзләр белән хәтерләде һәм спортчыларга уңышлы стартлар, рух күтәренкелеге теләде.

Быелгы кросста да алты яшь категориясендә ярыштылар. Һәрвакыттагыча, беренче булып 10 яшькә кадәрге җиңел атлетлар стартка басты. Җитез кызлар һәм малайлар үз дистанцияләрен күз ачып йомганчы үтте. Алар арасында лидерлар да билгеләнде. Өченче урында - гимназиядән Байрас Сәйфуллин, Мәндәннән Олег Гайсин - 2нче, Слактан Ленар Ахунов 1нче урынны яулады. Кызлар арасында шушы ук яшь төркемендә иң яхшы нәтиҗәгә Раевка 2нче урта мәктәбеннән - Диана Зайвый (өченче урын), Мәндәннән - Ләйсән Мохтарова (икенче) һәм Слактан Алина Хисамова (беренче) иреште.

11 - 14, 15 -17, 18- 40, 60 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр арасында Гәйнәямактан Илназ Локманов, Шафраннан Эльвина Хәйруллина, Трунтаиштан абыйсы Азатны (ул 200 метр арада икенче урынны алды) узып киткән Рөстәм Хөссәмов җиңүче булды. Шулай ук Шафраннан Эльнара Юнысова, Раевка 2нче урта мәктәбеннән Эльнар Мөхәррәмов, мәгариф бүлегеннән Зимфира Исламморатова, Ташлыдан Рима Үлмәсколова, Воздвиженкадан Галимҗан Гайсиннар да ал бирмәде.

Ташлы авылыннан мәгариф ветераны Разия апа Галимовага сокланмый мөмкин түгел. 80 яшьтә булуына карамастан, 500 метр араны бик җиңел йөгереп узды. “Өемдә велотренажер бар, мин анда көненә берничә тапкыр шөгыльләнәм”, - ди Разия Тимерьяр кызы.

Спорт ветераны Сәүбән Таҗиев та бу көнне йөгерергә чыкты, ул ярышларның чагу мәлләрен фотога да төшереп алды.

Шәхси беренчелектә мәгариф бүлеге командасы әгъзалары Вадим Дудоров, Раил Исламморатов призер булды. Аксен мәктәбе директоры Дмитрий Сидоров һәм Шафраннан физкультура укытучысы Ренат Зәкиев мең метрда йөгереп, башкаларга да үрнәк күрсәтте.

Судьялар коллегиясе йомгак ясаган арада спортчылар һәм җанатарлар ялан кухнясында кайнар чәй һәм тәмле боткадан авыз итте.

Көчле алкышлар астында җиңүчеләргә район хакимиятенең спорт һәм яшьләр сәясәте комитетыннан грамоталар, медальләр һәм призлар, шулай ук Бәләбәй шәһәре Эчке эшләр бүлеге вәкилләреннән кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Ирина ВЛАДИМИРОВА.

Алга, финишка!
Читайте нас: