Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
30 октябрь 2018, 02:00

ХОККЕЙНЫ ЧЫН ИР-ЕГЕТЛӘР УЙНЫЙ!

Континенталь хоккей лигасы чемпионаты кысаларындагы "Салават Юлаев" белән "Динамо" (Мәскәү) командалары матчын Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров белән Русия Дәүләт думасының беренче вице-спикеры Владимир Жириновский карады.

Беренче периодта исәп ачылмады. Икенчедә 4 шайба керттеләр. Период 4:4 исәбе белән тәмамланды.

Өченче периодны вип-трибунадан Уфаның бүгенге мэры Өлфәт Мостафин белән элекке сити-менеджер Ирек Ялалов та карады.

60 минут эчендә ике команда да көчле уен күрсәтте, тик исәпне үзгәртә алмады.

Овертаймда уңыш кунакларга елмайды. Уен алар файдасына 2:3 исәбе белән тәмамланды.



Фото: "Башкортостан" телерадокомпаниясе сайтыннан скрин-шот.

“Кызыл таң” гәзитеннән.
Читайте нас: