Әлшәй хәбәрләре
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
25 гыйнвар 2019, 02:00

Битләр ал булыр, яхшы ял булыр!

Әлшәйлеләр Бөтенрусия кар көнендә күмәкләп чаңгы узышында катнашты.

Әлшәйлеләр Бөтенрусия кар көнендә күмәкләп чаңгы узышында катнашты.
Биләмәара үзәк район китапханәсе хезмәткәрләре бу кышкы спорт бәйрәмен үткәрүгә яңалык кертеп, ярышта катнашучылар арасында кызыклы конкурс оештырды һәм дөрес җаваплар өчен призлар таратты.
Ә арытабан мәктәп укучылары, хезмәт коллективлары, авыл биләмәләре вәкилләре күтәренке кәеф белән бердәм стартка басты. Әйтергә кирәк, бу чарада катнашучылар саны елдан-ел арта бара.
Район хакимияте, мәгариф, мәдәният бүлекләре, ДОСААФ бүлекчәсе һәм ветераннар командалары аеруча актив булды. Кыскасы, бу көн әлшәйлеләр өчен чын мәгънәсендә истә калырлык үтте.
Спортның үз кануннары бар. Кемдер җиңүгә ирешә, ә кемдер уңышсызлыкка очрый. Бу юлы да шулай булды: күпләр финиш сызыгын уңышлы үтте, ә кайберәүләрне чаңгылары бик “тыңламады” һәм алар юлдан чыгып көрткә барып төште. Әмма бу чаңгычыларга чәм генә өстәде, алар, көлешә-көлешә арытабан юлын дәвам итте, шуның өчен дә кар көне бит ул.
Бу дата халыкара чаңгы спорты федерациясе тәкъдиме буенча булдырылды һәм беренче тапкыр 2012 елның гыйнварында билгеләнде. Бу көннең икенче исеме дә бар, ул Халыкара кышкы спорт төрләре көне дип тә йөртелә. Ничек кенә булмасын, шушы чараларның төп максаты - кешеләрне мөмкин кадәр сәламәт яшәү рәвешенә күбрәк җәлеп итү. Әлшәйдәге ярышларда 400дән артык спортчы катнашуы да моңа ачык дәлил.
Нигъмәтулла, Слак, Мәндән, Аксен, Гәйнәямак, Трунтаиш мәктәпләре укучылары, шулай ук гимназия, Раека үзәк район дәваханәсе һәм “Раевсахар” җәмгыяте командалары яхшы нәтиҗә күрсәтте. Стартка басып, мавыктыргыч ярышта катнашкан башка спортчыларга да әфарин, дип әйтергә генә кала.
Ирина ВЛАДИМИРОВА.
Читайте нас: