Әлшәй хәбәрләре
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Спорт
15 март 2019, 02:00

Яшьләр ал бирми

Раевка шахмат клубында чираттагы XXXIV ачык район чемпионаты узды. Турнирда 23 спортчы-разрядчы катнашты, Әлшәйнең иң яхшы уенчылары белән беррәтттән күршеләребез – чишмәлеләр һәм республика башкаласыннан килгән шахмпатчы да көч сынашты.

Раевка шахмат клубында чираттагы XXXIV ачык район чемпионаты узды. Турнирда 23 спортчы-разрядчы катнашты, Әлшәйнең иң яхшы уенчылары белән беррәтттән күршеләребез – чишмәлеләр һәм республика башкаласыннан килгән шахмпатчы да көч сынашты.


Раевка балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе, район үзәгендә яшәүче Максим Найденов мөмкин булган сигез баллдан җиде балл җыеп, өченче тапкыр район чемпионы исеменә лаек булды. М. Буранголов исемендәге башкорт лицееның унберенче сыйныф укучысы Артур Лотфуллин җиңүчедән беразга гына калышып, икенче урынны алды. Артур өстәмә күрсәткечләр буенча тренеры Илмир Мөхәммәтҗановны (ул өченче урынга чыкты) узып китте.

Хатын-кызлар арасында берьюлы дүрт шахматчы бер үк очко җыйды һәм, урыннарны билгеләү өчен, коэффициентлар кулланырга туры килде. Чишмәлеләр Элина Үрәзмәтова һәм Эльвира Фәхретдинова – беренче һәм икенче, ә Раевка башкорт лицее укучысы Азалия Рзаева өченче урынга чыкты.

“Уенга тугрылык өчен” призына районның барлык чемпионатларында катнашучы пенсионер Гаяз Хәсәнов лаек булды. Мәктәп укучылары арасында җиденче сыйныф укучысы Артур Зәкиевка махсус “Шахмат өмете” призы тапшырылды Чишмә районыннан Радмир Ишбулатов турнирның иң яшь катнашучысы булды.
Радмила РЗАЕВА,

Ярышларның баш секретаре, 2нче категорияле судья.

Шахмат буенча район чемпионы Максим Найденов (сулда) призерлар Илмир Мөхәммәтҗанов һәм Артур Лотфуллин белән.

Фәнил Мөхәммәтҗанов фотосы.
Читайте нас: