Әлшәй хәбәрләре
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
18 сентябрь 2019, 02:00

Нәниләр дәртләнеп узышты

Бу вакыйганы кызлар һәм малайлар түземсезләнеп көтте.

Күңелле, чагу һәм төрле төсләргә бай җәй арта калды. Шушы кояшлы һәм җылы көннәрдә яшь велосипедчылар җилдәй җитез җилеп әллә ничә чакрым ара үткәндер, мөгаен. Хәзер алган күнекмәләрне традицион велоспорт фестивалендә күрсәтер вакыт җитте.


Бу вакыйганы кызлар һәм малайлар түземсезләнеп көтте. Көн дә кояшлы һәм җылы иде. Башкорт лицее мәйданчыгында җанлылык сизелә, музыка яңгырый. Узышуларга соңгы әзерлек бара.

Ярышларда район үзәгенең җиде балалар бакчасыннан 100дән артык яшь спортчы катнашты. 300 метр араны балалар бик җиңел узды, көндәлек җәйге күнегүләр үзен сиздерде. Әмма судъялар коллегиясенә бик җиңел булмады. Фикер алышу чыннан да кызу барды. Менә йомгаклар ясалды.


Алты яшькәчә малайлар арасында Денис Сәлимгәрәев (7нче балалар бакчасы) финишка беренче килеп, җиңүче булды, Әмир Әминев (1нче бакча) – икенче, Данияр Дүсәлимов (5нче бакча) өченче урынны алды. Кызлар арасында Зарина Йомагуҗина (1нче бакча) ал бирмәде. Икенче һәм өченче урыннарны 4нче балалар бакчасыннан Дарья Рементьева һәм Алина Сөләйманова бүлеште.


Алты яшьтән өлкән узышчылар арасында да көрәш кызу булды. Финишка беренчеләрдән булып - Ранис Шәйгарданов, аннары Савелий Герасимов килде, алар икесе дә 2нче балалар бакчасыннан. Рамазан Гәрәев (5нче балалар бакчасы, Шафран авылы филиалы) өченче урын алды. Кызлар арасында Руфина Ситдыйкова (2нче балалар бакчасы) – беренче, Наилә Әхмәтгәрәева (7нче бакча) һәм Кристина Кузнецова (6нчы балалар бакчасы) өченче урынны яулады.


4нче балалар бакчасыннан биш яшьлек Рифат Вәлиев финишка соңрак килде. Әмма үз нәтиҗәсе белән ул канәгать. Быел ул ярышта беренче тапкыр катнаша. Велосипедка утырып башта өч тәгәрмәчлесендә йөрергә өйрәнгән. Ә бүген ярышларда ул үзенә карата әйтелгән иң җитез, чын спортчы дигән сүзләрне ишетеп, бик шатланды. Әнисе Регина да улының уңышларына куана. Башка әти-әниләр, картәни-картәтиләр дә балалары өчен дулкынланып, аларны хуплап торды.

Ярышлар тәмамланды. Бу спорт бәйрәме нәниләргә көч-дәрт өстәде. Барысы да җиңүче булмаса да, күтәренке күңел белән өйләренә таралышты.


Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.

Автор фотосы.

Яшь спортчы Рифат әнисе белән.
Читайте нас: