Әлшәй хәбәрләре
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Спорт
20 сентябрь 2019, 02:00

Уңышсызлыклар да, җиңүләр дә, почет пьедесталы да

Боларның барысын да сабантуй мәйданында узган велокросста катнашучылар үзендә тойды

Боларның барысын да сабантуй мәйданында узган велокросста катнашучылар үзендә тойды
Шимбә көн иртәсе. Салават Юлаев исемендәге мәйданда җанлылык сизелә. Сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар традицион велоспорт фестиваленә җыелды, быел ул балаларның юлларда хәвефсезлеге ункөнлеге кысаларында үткәрелә.
Мәктәп автобуслары, тагылмалы җиңел автомобильләр янында тизлекле яки еллар буена сыналган гади велосипедлар тора, аларда хуҗалары ярышачак.
150 спортчыдан торган 24 команда стартка әзер. Спортчыларның күбесе асфальт юлда ярышырга исәпләсә дә, беркем дә басу трассасыннан читкә китмәде, ул кемгәдер уңыш, ә кемгәдер уңышсызлыклар китерде. Бер сүз белән әйткәндә, барысы да зур спорттагы кебек – уңышсызлыклар да, җиңүләр дә, почет пьедесталы да булды. Җанатарлар да сынатмады, бик актив булдылар, яшьтәшләре белән беренче тапкыр финишка килгән Кирилл Козловский да икенче яшь төркемендә катнашучы әтисенә көч-дәрт биреп торды.
Стартка беренчеләрдән булып 11 яшькә кадәрге кызлар һәм малайлар басты. Хәер, мәктәп укучылары да, урта һәм өлкән төркем вәкилләре дә үз дистанцияләрен лаеклы узды. Велосипед ярышларыннан соң барысы да басу кухнясы янына җыелды, аны малтабар Әнвәр Рәҗәпов һәм Русия ДОСААФ оешмасының Әлшәй районы буенча бүлекчәсе оештырды.
Ә арытабан велосипед ярышларында катнашучыларны бүләкләү тантанасы узды. 11 яшькә кадәрге балалар арасында Гәйнәямактан Арина Сабирова һәм Раевка 2нче урта мәктәбеннән Илмир Гаффанов җиңүче булды. Никифардан Язгөл Кәримова һәм башкорт лицееннан Тимур Гаетов – икенче, Нигъмәтулладан Ангелина Рева һәм Кармыштан Адель Гомәров өченче урынга лаек булды. 14 яшькә кадәргеләр төркемендә финишка беренчеләрдән булып 4нче мәктәптән Эмиль Касыймов һәм Никифардан Регина Гарипова килде. Мәндәннән Карина Ханова һәм Раевка 2нче урта мәктәбеннән Роман Макеев – икенче, Мәндәннән Олег Гайсин һәм Тавричанкадан Аделина Огородова өченче урынны алды. 16 яшькә кадәрге үсмерләр арасында Мәндәннән Вилнар Йосыпов, Шафраннан Эльнара Юнысова, Түбән Әүрездән Морат Сөләйманов - җиңүче, Мәндәннән Наилә Мөхәммәтшина, Нигъмәтулладан Илмир Мөхәммәдиев һәм Кырым авылыннан Гөлнур Ермеевалар призер булды.
Тәҗрибәле спортчылар үз көчләрен ерак арада сынады. Төрле яшь категорияләрендә Роман Белинский (гимназия), Денис Шәвәлиев, Ренат Зәкиев (Шафран авылы), Алиса Галимова (мәдәният бүлеге), Айрат Зарипов (Мечниково авылы) җиңүче булды. Илвир Ихсанов (Түбән Әүрез авылы), Редик Солтанов (Гәйнәямак), Руфина Фәйзрахманова (Шафран), Салават Сәлихов (4нче мәктәп), Вадим Килдеголов, Гөлфия Әхмәтшина да (яшьләр бүлеге) призлы урын алды.
Ирина ВЛАДИМИРОВА.
Читайте нас: