Әлшәй хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
23 декабрь 2019, 19:30

“Лачын” спорт сараенда үтәчәк Яңа ел спорт-масса чаралары:

25 декабрьдә 10 сәгатьтә – шорт-трек буенча район беренчелеге (балалар-үсмерләр һәм 2нче мәктәп шугалаклары);

25 декабрьдә 10 сәгатьтә – шорт-трек буенча район беренчелеге (балалар-үсмерләр һәм 2нче мәктәп шугалаклары);
26 декабрьдә 10 сәгатьтә – мини-футбол буенча ачык район беренчелеге;
27 декабрьдә – 15 сәгатьтә – фитнес-аэробика буенча балалар-үсмерләр спорт мәктәбе беренчелеге;
28 декабрьдә 10 сәгатьтә – шахмат буенча балалар-үсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенең йомгаклау туры;
29 декабрьдә 11 сәгатьтә - чаңгы узышлары (Мечниково авылы);
1-8 гыйнварда 10 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәр – күмәкләп тимераякта шуу (балалар-үсмерләр спорт мәктәбе һәм 2нче мәктәп шугалаклары);
2 гыйнварда 11 сәгатьтә – Андрей Зюзин кубогына ирләр командалары арасында хоккей буенча районара турнир, 14 сәгатьтә – “Боз шоуы” (2нче мәктәп шугалагы);
3 гыйнварда 10 сәгатьтә – пневматик мылтыктан ату буенча турнир, 11 сәгатьтә – ирләр командалары арасында волейбол буенча районара турнир;
3-7 гыйнварда 11 сәгатьтә Раштуа бәйрәмендә атларда йөрү (Раевка авылы паркы),
4 гыйнварда 10 сәгатьтә – кызлар һәм малайлар арасында өстәл теннисы буенча район турниры,
үсмерләр арасында мини-футбол буенча турнир,
15 сәгатьтә – җыелма командалар арасында баскетбол буенча иптәшләрчә очрашу;
4-8 гыйнварда 14 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр – ирекле көрәш буенча осталык сәгате;
5 гыйнварда 10 сәгатьтә – мәгариф хезмәткәрләре арасында өстәл теннисы буенча профсоюз турниры,
11 сәгатьтә - хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча балалар-үсмерләр спорт мәктәбе ачык беренчелеге;
6 гыйнварда 11 сәгатьтә – армспорт буенча балалар-үсмерләр спорт мәктәбе беренчелеге,
шахмат буенча Яңа ел блиц-турниры;
7 гыйнварда 10 сәгатьтә - төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында “Алтын шайба” клубы яшь хоккейчыларының финал ярышлары (балалар-үсмерләр спорт мәктәбе һәм 2нче мәктәп шугалаклары);
8 гыйнварда 11 сәгатьтә – урта мәктәпләр арасында “Алтын шайба” клубы яшь хоккейчыларының финал ярышлары (балалар-үсмерләр спорт мәктәбе һәм 2нче мәктәп шугалаклары),
Кызлар арасында волейбол буенча турнир,
дзюдо һәм карате секцияләре төркөмнәре арасында ярышлар;
9 гыйнварда 11 сәгатьтә - гер спорты һәм классик жим буенча район беренчелеге,
бокс һәм кикбоксинг буенча спаринглар;
10 гыйнварда 10 сәгатьтә – мәгариф хезмәткәрләре арасында волейбол буенча район беренчелеге (гимназия һәм балалар-үсмерләр спорт мәктәбе спорт заллары),
11 сәгатьтә – милли көрәш буенча балалар-үсмерләр спорт мәктәбе беренчелеге;
11 гыйнварда 10 сәгатьтә – балалар арасында хоккей буенча БР беренчелегенең йорт календарь уеннары: Әлшәй, Бишбүләк һәм Чишмә районнары командалары очраша,
12 гыйнварда 10 сәгатьтә – үсмерләр арасында хоккей буенча БР беренчелегенең йорт календарь уеннары: Әлшәй, Благовар һәм Чишмә районнары командалары очраша.
Район үзәге шугалаклары әлшәйлеләрне һәм район кунакларын тимераякта күмәк шууларга чакыра.
“Лачын” спорт сарае шугалагында теләге булган кешеләр җомга - 21 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәр, шимбә – 14 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәр һәм якшәмбе 10 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәр шуа ала;
2нче мәктәп шугалагы дүшәмбе һәм чәршәмбе – 19 сәгатьтән 22 сәгатькәчә, сишәмбе, пәнҗешәмбе, җомга - 20 сәгать 30 минуттан 22 сәгатькә кадәр, шимбә 14 сәгатьтән 22 сәгатькә һәм якшәмбе 10 сәгатьтән 22 сәгатькәчә ачык.
Читайте нас: