Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
26 декабрь 2019, 14:15

Кышкы чаңгы узышлары

Раевка авылында кышкы спорт мизгелен ачуга багышланган чаңгы ярышлары буенча район беренчелеге узды.

Раевка авылында кышкы спорт мизгелен ачуга багышланган чаңгы ярышлары буенча район беренчелеге узды.
Ел саен үткәрелгән чарага 200дән артык спортчы – гомуми белем бирү учреждениеләре, оешмалар, авыл биләмәләреннән 32 команда вәкилләре җыелды. Алар исәбендә мәгариф, мәдәният, үзәк район дәваханәсе, гимназия, Аксен агросәнәгать колледжы коллективлары, бер сүз белән әйткәндә, бу шимбә көнендә чаңгы юлына кышкы спорт төрләрен үз итүчеләр җыелган иде. Ә быел кар бик озак яумады, шуңа да көттереп кенә килгән карлы мәл ярышта катнашучыларга икеләтә көч-куәт өстәде.
Төп белем бирү мәктәпләре арасында мәндәнлеләр, воздвиженкалылар, кармышлылар иң яхшы нәтиҗә күрсәтте. Урта мәктәпләр арасында Слак командасы – беренче, Аксен мәктәбе – икенче, Түбән Әүрез мәктәбе өченче урынга чыкты.
Оешмалар арасында Нигъмәтулла авыл Советы командасы ал бирмәде. Икенче урында – гимназиясе командасы, өченче урында – үзәк район дәваханәсе.
Менә шулай спорт сөюче һәм актив әлшәйлеләр күтәренке кәеф белән быелгы мизгелгә старт бирде.
Читайте нас: