Әлшәй хәбәрләре
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Спорт
27 гыйнвар 2020, 21:30

Эх, кызларның кыюлары!

Җырда җырланганча, бездә чын ир-егетләр генә түгел, Диана Хәмзина кебек батыр йөрәкле кызлар да хоккей уйный.

Җырда җырланганча, бездә чын ир-егетләр генә түгел, Диана Хәмзина кебек батыр йөрәкле кызлар да хоккей уйный.
Әлшәйлеләр бу мавыктыргыч спорт төрен бик ярата. Мәктәпләрнең хоккей тартмалары бер дә буш тормый, район үзәгендә көн саен диярлек боз мәйданчыкларында кызу ярыш бара, анда билгеле һәм тәҗрибәле өлкәннәр командалары гына түгел, мәктәп укучылары да көч сынаша.
Яңа ел каникулларында, әйткәндәй, ул күләмле спорт чараларына бай булды, “Алтын шайба” клубы яшь хоккейчыларының финал район уеннары узды. Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе шугалагында ике көн рәттән төп һәм урта белем бирү мәктәпләре командалары көч сынашты. Җанатарларның игътибарын аеруча Трунтаиш командасының уены үзенә җәлеп итте, дип әйтсәм, хата булмас. Бертөрле формадагы спортчылар арасында шлемы астыннан чәч толымы күренеп торган хоккейчы аерыла иде. Малайлар белән беррәттән бозга чыгып җиңү өчен көрәшкән, шайба килеп тиюдән дә курыкмаган чая кыз кем соң ул?
Диана Хәмзина тугызынчы сыйныфта укый. Кечкенәдән үк тимераякта шуа, спортны ярата, ә хоккей белән башлангыч сыйныфларда укыганда мавыга башлый.
-Хоккей гына түгел, бернинди ярыш та Диана катнашлыгыннан башка үтми, - ди Трунтаиш мәктәбенең физкультура укытучысы Тәминдар Буранбаев. – Ул футбол, волейбол һәм баскетбол уйный, чаңгыда да шуа.
Шулай да бозда кәшәкә сугу кыю кызның яраткан уены булып кала. Ни өчен?
-Чөнки бик ошый, - дип оялып кына җаваплады аз сүзле кызыкай.
Әмма бу гүзәл зат вәкиле һич тә йомшак холыклы түгел. Юкка гына “Алтын шайба” турниры йомгаклары буенча Диана иң яхшы сакчы дип танылмаган бит!
Ахирәтләре, шундый ук актив спортчылар, төрле ярышларда призлы урыннардан калмаучы Арина Мортазина һәм Назгөл Галиуллина да аның белән бергә еш кына бозга чыга. Ә куйган максатларын тормышка ашырырга күнеккән Диана киләчәген спорт белән бәйләргә хыяллана, аның теләге - фитнес-тренер булу.
Читайте нас: