Әлшәй хәбәрләре
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
18 февраль 2020, 13:05

Кем кайда, ә без – чаңгы ярышына!

Әлшәйлеләр дә бөтен ил буенча барган “Русия чаңгы юлы-2020” 38нче Бөтенрусия күмәк чаңгы ярышына чыкты.

Әлшәйлеләр дә бөтен ил буенча барган “Русия чаңгы юлы-2020” 38нче Бөтенрусия күмәк чаңгы ярышына чыкты.
Кышн салкын шимбә көне. Күпләргә таныш чаңгы юлына мәктәп укучылары, хезмәт коллективлары, район авыл биләмәләре вәкилләре, ветераннар, командаларга берләшеп, ярышка җыелды.
Аларга район Советы секретаре Шамил Сәлимов, Бөек Ватан сугышында катнашучы Рәшит абый Гобәйдуллин, спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты рәисе Динар Әхмәдрисламов изге теләкләр һәм сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Спортчыларның кәефе күтәренке, аларның иң кечесенә – 8 яшь, ә иң өлкәненә – 60, чаңгыда узышуга әзер. Шамил Шамсун улы билгеләвенчә, аларның һәрберсен бу көнне чаңгы юлына басып сәламәтлекне ныгытуга хәлиткеч адым ясаганы өчен җиңүче дип әйтергә мөмкин.
Воздвиженка мәктәбе һәм Раевка гимназиясе чаңгычылары стартны түземсезләнеп көтте. Алгарак китеп шуны әйтәм, воздвиженкалылар, ныкышмалылык һәм җиңүгә ихтыяр көче күрсәтеп, төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында беренче урынга чыкты. “Һич генә дә өшемәдем”, - ди Воздвиженкадан чарада зур теләк белән катнашкан 10 яшьлек Регина Әбдерәхимова. Хәер, аның мәктәбеннән башка балалар да суыкка бирешмәде, аларны соңыннан линейкада спорттагы уңышлары өчен татлы приз - торт белән бүләкләделәр.
Шулай ук күп кенә гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре, физик культура укытучылары да үз яшь төркеме буенча стартка басты. Фәрит Гобәй улы Хәйбрахманов җитәкчелегендәге ветераннар да чарадан читтә калмады. Ярыштан соң өлкәннәр дә, балалар да саф һавада кайнар чәй эчте, карабодай боткасы ашады, аны һәрвакыттагыча Русия ДОСААФ оешмасының урындагы бүлекчәсе һәм малтабар Әнвәр Рәҗәпов оештырды.
Ярышта катнашучылар күтәренке кәеф белән йортларына таралышты. Яңадан очрашканга кадәр!
Читайте нас: