Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
18 февраль 2020, 14:00

“Сәламәт булсаң – яшәве күңелле!”

Әбдрәшит авылы китапханәсендә шундый чара үтте.

Әбдрәшит авылы китапханәсендә шундый чара үтте.
Китапханәче Венера Әдъгам кызы Сәхәветдинова китап укучыларга сәламәтлекнең төп факторлары – хәрәкәт итү, чыныгу, туклану, режим, шәхси гигиена турында сөйләде. Шулай ук алкоголь куллану, тирә-як мохит, наркомания кебек начар күренешләргә дә тукталып үтте.
Блиц-сорау алу барышында укучылар шәхси гигиенаны саклыйлармы, ни өчен мотлак витаминнар кулланырга, БАДлар файдалымы-түгелме, сагыз чәйнәүнең зыяны һәм тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр куллануның организмга йогынтысыы турында сорауларга җавап бирде. Арытабан саф һавада төрле уеннар уйнадык.
Чарага йомгак ясап, укучылар сәламәт яшәү рәвеше өчен нәрсәләр кирәклеген яхшы үзләштерде, дип ышаныч белән әйтергә була.
Читайте нас: