Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
2 март 2020, 17:45

Яңа җиңүләр, рекордлар һәм бүләкләр

Профсоюзлар, хезмәт коллективлары, район авыл биләмәләренең традицион кышкы XXXI спартакиадасы җиңүчеләре билгеле булды.

Профсоюзлар, хезмәт коллективлары, район авыл биләмәләренең традицион кышкы XXXI спартакиадасы җиңүчеләре билгеле булды.
Спорт бәйрәмендә катнашучылар саны елдан-ел арта. Бу юлы да “Лачын” спорт сарае янындагы мәйданга чараны тантаналы ачуга 40 (!) команда (900дән артык кеше) җыелды. Аларны район хакимияте башлыгы Д. Р. Мостафин, Дәүләт думасы депутаты А. Н. Изотов ихлас сәламләп, изге теләкләрен җиткерде.
Ярышлар программасына чаңгы эстафетасы, пневматик мылтыктан ату, армспорт, шорт-трек, өстәл теннисы, шашка, гер спорты, “кызыл линия”дән капкага шайба ыргыту керде. Бу көнне хатын-кызлар да, ир-егетләр дә үз җитезлеген һәм осталыгын күрсәтте.
Армспорт буенча ярышлар балалар-үсмерләр спорт мәктәбе залында узды. Спортның бу төрендә Раевка 4нче урта мәктәбеннән Екатерина Жуковская, Кармыш авыл биләмәсеннән Илнур Каһарманов, “Раевка” җәмгыятеннән Дмитрий Огневец, мәдәният бүлегеннән Дмитрий Карпов һәм минем коллегам Люзия Гыйниятуллина үз командаларына җиңү китерде. Әйтергә кирәк, Екатерина, Илнур һәм Дмитрийларның икесе дә былтыр да армспорт буенча җиңүче булган. Беренче урынга Аксен агросәнәгать колледжы чыкты. М. Буранголов исемендәге башкорт лицее һәм 4нче мәктәпнең берләшкән командасы – икенче, Кызыл авыл Советы өченче урынны алды.
Шорт-тректа, ул 2нче мәктәпнең боз мәйданчыгындаында үтте, 4нче мәктәптән Екатерина Жуковская һәм мәгариф бүлегеннән Артур Байтурин дистанцияне барысыннан да тизрәк үтте. Команда исәбендә Трунтаиш авыл Советы беренче булды. Гәйнәямак авыл Советы – икенче, Аксен авыл Советы өченче урынны алды.
Һәрвакыттагыча, пневматик мылтыктан ату өчен тирда озын чират тезелде. Спорт казанышлары белән барыбызга да билгеле Раевка 4нче мәктәбеннән Татьяна Акимова һәм “Раевсахар” җәмгыятеннән Иван Стретинский иң мәргәннәре булды. Раевка 4нче мәктәбе- беренче, “Раевсахар” – икенче, үзәк район дәваханәсе командасы өченче урынны алды.
Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Илмир Мөхәммәтҗанов җитәкчелегендәге шашка ярышында да кеше күп иде. Спортның бу төрендә “Стройресурсы” җәмгыятеннән Ильвира Тулешева һәм Раевка авыл Советыннан Виктор Селезнев җиңү яулады. “Раевсахар” командасы – беренче, Трунтаиш авыл Советы – икенче һәм кармышлылар өченче урынга чыкты.
Өстәл теннисы буенча район эчке эшләр бүлегеннән Роман Божко һәм башкорт лицееннан Гөлнара Салаватова иң җитезе булды. Спортның бу төрендә лицей командасы җиңде. “Раевсахар” – икенче, ветераннар командасы өченче урын алды.
Чаңгычылар да күтәренке кәеф белән стартка басты. Аларның күбесе өчен иң мөһиме – яхшы чаңгы юлыннан рәхәтләнеп узышу иде, әйткәндәй, моның өчен һава торышы да уңай булды. Ярышта Трунтаиш авыл Советы командасы беренче урынга лаек булды. Нигмәтуллалылар – икенче, Раевка гимназиясе өченче урын алды.
Авыр атлетика залына кергәндә катнашучыларның күбесе таралышкан иде инде. Хәер, бу юлы да былтыргы җиңүчеләрне күрергә мөмкин иде. Мәсәлән, Аксен агросәнәгать колледжы командасы өчен чыгыш ясаган Павел Матвеев бу көнне дә иң яхшы нәтиҗә күрсәтте. Камил Ганиев, Артур Төхвәтшин (шәхси малтабар “Төхвәтшин”), Трунтаиш авыл Советыннан Руслан Хөссәмов, “Раевсахар” җәмгыятеннән Иван Солдатов та аңардан калышмады. Команда исәбендә шәхси малтабар “Төхвәтшин” командасы – беренче, “Раевсахар” – икенче, Трунтаиш авыл Советы - өченче урында.
Капкага шайба ыргытуда елдан-ел ирләр белән беррәттән хатын-кызлар да мәргәнлек күрсәтә. Бу юлы Күпфункцияле үзәктән Альбина Романенко һәм Воздвиженка авыл Советыннан Галимҗан Гайсин иң яхшылары булды.
Ярышлар артта калды. Хәзер нәтиҗәләр игълан ителеп, быелгы кышкы спартакиадада кемнәр җиңүче булуын беләчәкбез. Район хакимиятенең спорт һәм яшьләр сәясәте буенча комитет рәисе Динар Әхмәдрисламов, ярыш йомгаклары буенча башкорт лицее һәм 4нче мәктәпнең берләшкән командасы беренче урынга чыга, дип билгеләде. Почет пьедесталының икенче баскычына “Раевсахар” җәмгыяте командасы күтәрелсә, Нигъмәтулла авыл Советы өченче урынга лаек булды.
Көчле алкышлар астында җиңүчеләр һәм призерларны бүләклиләр. Спортның аерым төрләре буенча лидерларга район чемпионы медале дә тапшырыла. Бу да безнең өчен бик куанычлы, чөнки “Әлшәй хәбәрләре” гәзите редакциясеннән Люзия Гыйниятуллина да медальгә лаек булды. Яңадан очрашканга кадәр! Яңа спорт җиңүләренә кадәр!
Читайте нас: