Әлшәй хәбәрләре
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Спорт
30 июль 2020, 19:00

Чын батырлар ярышы

“Акбузат” ипподромында Башкортстан Башлыгы призына “Терра Башкирия” республика ат спорты турнирының IX сайлап алу этабы узды.

“Акбузат” ипподромында Башкортстан Башлыгы призына “Терра Башкирия” республика ат спорты турнирының IX сайлап алу этабы узды.
Ярышлар Кыйгы, Краснокама, Күгәрчен, Тәтешле һәм Әлшәй районнары арасында үткәрелде. Әлшәй данын, элеккегечә, ат спорты мәктәбе һәм Уваровка авылы фермеры Наил Галиәкбәровның җайдаклары яклады. Районнан бәйгедә ун ат катнашты. Чабышлар, билгеле сәбәпләргә бәйле, тамашачылардан башка узды.
Хәтерегезгә төшерәбез, “Терра Башкирия” – классик һөнәри ат спорты турниры түгел, җайдаклардан монда 14 яшьтән һәм аннан өлкәнрәк һәвәскәрләр катнаша. Әгәр дә төп приз өчен чабышларга башкорт токымлы атлар гына кертелсә, районнарның сайлап алу ярышларында ярым яхшы токымлы атлар да катнаша ала.
--Бәйге кагыйдәләре буенча турнир кысаларындагы һәр очрашу ике этапта уза. Башта командалар үз атларында, һәр район аерым ярыша. Бу иң көчле жайдакларны билгеләү өчен эшләнә (һәр районнан икешәр), - ди авыл хуҗалыгы бүлеге баш зоотехнигы Флүр Солтанов. – Икенче этапта районнар чемпионнары һәм көмеш призерлары финалга эләгү өчен күзгә-күз очраша. Катнашучыларга ипподромның башкорт токымлы айгырларында ике чабыш үтәргә кирәк булачак, әмма монда да барысы да җиңелдән түгел. Әгәр дә җайдаклар арасында аларны башта жирәбә буенча билгеләсәләр, икенче чабышта алар күчеп утыра. Җиңүчегә соңгы килгән ат эләгә, ә иң азаккы килгән җайдак беренче чабышта җиңгән атка утыра. Турнир чемпионы очколар суммасы буенча билгеләнә.
Район кубогына чабышларда бу юлы Наил Галиәкбәров крестьян-фермер хуҗалыгынан Карлыгач кушаматлы атта Ильмир Садыйков җиңүче булды. Шул ук хуҗалыктан Рәмил Таиров “Терра Башкирия” республика ат спорты турнирының IX этабы бронза призеры исемен яулады.
Читайте нас: