Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
28 октябрь 2020, 11:15

Путин Хәбибне Кремльгә чакырган

Хәбиб Нурмөхәмәтов америкалы Гейджины җиңгәннән соң, Владимир Путин данлыклы көрәшчене Кремльгә чакырган. “Коронавирус бераз тынычлансын да”, - дигән ул. Бу хакта журналистларга Дмитрий Песков хәбәр иткән.

Песков әйтүенчә, телефоннан сөйләшкән вакытта Путин Хәбибне бераз ял иткәч, илдә эпидемиологик хәл тынычлангач, Кремльдә көтүен әйткән. “Очрашу көне билгеле түгел”, - дигән Песков.
Көрәшне караган кешеләр хәтерлидер, Хәбиб турнирда җиңүеннән соң карьерасын тәмамлавы турында әйтте. Бу хакта аннан әнисе дә үтенгән булган. Көрәшченең әтисе Абдулманап быел коронавирустан үлеп китте. Чирне ул Дагыстанда эләктергән, Мәскәүгә дәваларга алып килгәч, табиблар тренерны коткарып кала алмады.
Фото: www.mk.ru
Читайте нас: