Әлшәй хәбәрләре
+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Спорт
17 март 2021, 19:00

ГТО нормаларын тапшырыйк!

Районда мәктәп укучылары арасында “Хезмәткә һәм оборонага әзер” бөтенрусия физкультура-спорт комплексы кышкы республика фестиваленең муниципаль этабы үтте.

Районда мәктәп укучылары арасында “Хезмәткә һәм оборонага әзер” бөтенрусия физкультура-спорт комплексы кышкы республика фестиваленең муниципаль этабы үтте.
ГТО комплексы берничә ел элек кенә яңадан тергезелә башлаган иде, ә бүген инде ул спорт тормышына ныклы үтеп керде. Соңгы елларда бик күп егетләр һәм кызлар алтын, көмеш һәм бронза билгеләргә лаек булды. Бу очраклы гына түгел. Булачак чыгарылыш укучылары өчен ГТО нормаларын тапшыру икеләтә мөһим, ул физик әзерлек дәрәҗәсе күрсәткече генә түгел, ә югары уку йортларына керү өчен өстәмә баллар да.
Ярышларда алтмыштан артык укучы катнашты. Сынаулар өч яшь төркемендә: 9-10, 11-12 һәм 13-15 яшьлек малайлар һәм кызлар арасында үткәрелде. Программада урыннан озынлыкка сикерү, бер минутта аркага яткан килеш гәүдәне күтәрү, идәндә яткан килеш кулларны бөгү һәм турайту, эскәмиягә баскан килеш алга таба иелү кебек күнекмәләр бар.
Көч сынашу бик кызу барды,балалар бер-берсен дәртләндереп торды. Кызлар да, малайлар да бу сынауларны лаеклы үтте. Фестиваль нәтиҗәсе буенча Раевка 2нче мәктәбе командасы җиңүче булды, алар Салават шәһәрендә фестивальнең финал этабында катнашачак.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Читайте нас: