Әлшәй хәбәрләре
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Пенсия эшләре
13 февраль 2018, 02:00

Бюллетеньдә-сигез фамилия

Узган атнада илебезнең Үзәк сайлау комиссиясе Русия Президенты вазыйфасына кандидатлар теркәүне тәмамлады һәм 18 марттагы сайлауларга сайлау бюллетене текстын раслады.

Узган атнада илебезнең Үзәк сайлау комиссиясе Русия Президенты вазыйфасына кандидатлар теркәүне тәмамлады һәм 18 марттагы сайлауларга сайлау бюллетене текстын раслады.
Бюллетеньдә алфавит тәртибендә сигез кандидат фамилиясе булачак. Исемлек башында - Сергей Бабурин, икенче – Павел Грудинин, өченче – Владимир Жириновский, дүртенче – Владимир Путин, бишенче – Ксения Собчак, алтынчы – Максим Сурайкин, җиденче – Борис Титов һәм сигезенсе булып Григорий Явлинский тора.
Документның өске өлешендә аны тутырыу тәртибе аңлатыла. Һәр фамилиягә каршы кандидатның туган елы, яшәгән урыны, биләгән вазыйфасы һәм аны тәкъдим иткән субъект (партия яки үзеңне-үзең күрсәтү) күрсәтелгән.
Русиянең Үзәк сайлау комиссиясе аңлатма бирүенчә, бюллетеньдәге барлык мәгълүмат канунияттә таләп ителгән күләмдә урнаштырылган.
Читайте нас: