Әлшәй хәбәрләре
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Пенсия эшләре
16 февраль 2018, 02:00

ДИСПАНСЕРЛАШТЫРУДА – ҮЗГӘРЕШЛӘР

Диспансерлаштыу – ил халкының бушлай медицина тикшерүе үтүе. Бу процедура кайбер социаль авыруларны кисәтергә һәм вакытында ачыкларга ярдәм итә. Скринингның төп максаты – үлем һәм инвалидлыкка сәбәп булган еш очраучы төрле патологияләрне иртә стадиядә ачыклау. Мәсәлән, яман шеш, шикәр диабеты, йөрәк-кан тамырлары авырулары, туберкулез. Тикшерү барышында белгеч авыруның киләчәктә барлыкка килү хәвефен күрсәтүче процессларны да ачыкларга мөмкин. Диспансерлау нәтиҗәләре буенча пациентка теге яки бу авыруның үсешен кисәтү буенча киңәшләр бирелә.

Диспансерлаштыру – ил халкының бушлай медицина тикшерүе үтүе. Бу процедура кайбер социаль авыруларны кисәтергә һәм вакытында ачыкларга ярдәм итә. Скринингның төп максаты – үлем һәм инвалидлыкка сәбәп булган еш очраучы төрле патологияләрне иртә стадиядә ачыклау. Мәсәлән, яман шеш, шикәр диабеты, йөрәк-кан тамырлары авырулары, туберкулез. Тикшерү барышында белгеч авыруның киләчәктә барлыкка килү хәвефен күрсәтүче процессларны да ачыкларга мөмкин. Диспансерлаштыру нәтиҗәләре буенча пациентка теге яки бу авыруның үсешен кисәтү буенча киңәшләр бирелә.

Диспансерлаштыру ике этапта үтә. Беренчесендә кешедә ихтимал бул­ган төрле хроник авыруларны һәм хәвеф факторларын ачыклыйлар: пациентка сораулар бирелә, яман гадәтләрен белү (тәмәке тарту, алкогольле эчемлекләр, психотроп һәм наркотик матдәләр куллану, туклану характерын бәяләү, физик йөкләнеш) максаты белән анкета үткәрелә. Моннан тыш төрле тикшерүләр ясала:

Антропометрия (буйны, бил үлчәмен һәм гәүдә массасы индексын билгеләү), артериаль кан басымын үлчәү;

Канда гомум холестерин һәм глюкоза дәрәҗәсен билгеләүнең экспресс-ысулы;

Күз эче басымын үлчәү (60 яшьтән соң);

Электрокардиография (ирләргә – 36, хатын-кызларга 45 яшьтән соң);

30-60 яшьлек хатын-кызларга гинекологик анализлар тапшыру;

Флюорография;

Маммография (39-48 яшьлек хатын-кызларга өч елга бер тапкыр, 50-69 яшьлекләргә ике елга бер тапкыр);

Иммунохимик ысул белән тизәктәге яшерен канны тикшерү (49 яшьтән 72 яшькә кадәр ике елга бер тапкыр);

Ирләргә 45 һәм 51 яшьләрдә каннарында простато-специфик антигенны билгеләү.

Быел диспансерлаштыруның беренче этабыннан канның клиник һәм биохимик анализы, бәвел анализы, УЗИ тикшерүе алынган.

Диспансерлаштыруның икенче этабы кеше сәламәтлеге торышын тулы күзаллау өчен өстәмә тикшерү ысуллары белән үткәрелә. Ул үз эченә тар белгечләр консуль­тацияләрен алырга мөмкин:

Баш миендә кан йөреше кискен бозылу кичерүгә шик булганда табиб-невролог күзәтүе (75 яшьтән алып);

Брахицефаль артерияләрне дуп­лекслы сканерлау (45-72 яшьлек ирләргә һәм 54-72 яшьлек хатын-кызларга өч хәвеф факто­рының да үсеше булганда, 75-90 яшь­ләрдә (элегрәк мидәге кан йөре­шенең кискен бозылуын кичерүгә шик булганда);

Каннарында простато-специфик антиген дәрәҗәсе югары булган очракта табиб-уролог күзәтүе (45 яшьтә һәм 51 яшьтә);

Анализда кан ачыкланганда башка тикшерүләр үткәрү өчен табиб-колопроктолог күзәтүе;

Тын юллары авыруларына шик булганда спирометрия үтү;

Табиб-отоларинголог күзәтүе (75 яшьне үткәннәргә);

Табиб-офтальмолог күзәтүе (60 яшьне үткәннәргә);

Икенче этап табиб-терапевт күзәтүе белән тәмамлана. Кирәк булганда, кеше башка тикшерү­ләргә юнәлтелә.

Диспансерлаштыруга җитди карау зарур. Ни дисәң дә, авыруны кисәтү күпкә җиңелрәк (һәм очсызрак та).
Читайте нас: