Әлшәй хәбәрләре
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Пенсия эшләре
5 октябрь 2018, 02:00

: Владимир Путин пенсия турында законга кул куйды

Русия Президенты Владимир Путин “Русия Федерациясенең пенсия тәгаенләү һәм түләү мәсьәләләре буенча аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” федераль законга кул куйды. Документ киләсе ел башыннан көченә керәчәк.

Шул вакыттан пенсиягә чыгу яше хатын-кызлар өчен — 60, ир-атлар өчен 65 яшькә кадәр арттырылды.

Август ахырында Владимир Путин ил гражданнарына мөрәҗәгатендә пенсия яшен арттыру пенсия системасының тотрыклылыгын тәэмин итү өчен кирәк, дип белдерде. Шуның белән бергә ул Хөкүмәт тәкъдим иткән закон проектына үзгәрешләр кертергә: хатын-кызлар өчен пенсиягә чыгу яшен 63кә түгел, ә 60 яшькә кадәр күтәрергә, вакытыннан алда пенсиягә чыгу өчен стажны киметергә, шулай ук пенсия яше алдында торучыларга социаль яклау чаралары булдырырга тәкъдим итте. Атап әйткәндә, киләсе елның 1 гыйнварыннан аларга эшсезлек буенча пособие күләме арттырылачак һәм эштән бушатучыларга җаваплылык кертеләчәк. Моннан тыш, Президент күпбалалы аналарны вакытыннан алда пенсиягә чыгарырга, вакытыннан алда пенсиягә чыгу өчен стажны кыскартырга, авылда яшәүче эшләмәүче пенсионерлар пенсиясенә 25 процент өстәмә түләргә, картлык буенча пенсияләрне индексацияләргә тәкъдим итте.

25 сентябрьдә парламент пенсия яше алдындагы гражданнарны эшкә алудан баш тарткан һәм эштән бушаткан өчен 200 мең сумга кадәр штраф кертүче төзәтмәләрне кабул итте.

7 сентябрьдә республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов “Сугыш, хезмәт һәм Кораллы Көчләр турында” Башкортстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” законга кул куйды. Элек социаль ярдәм чаралары пенсиягә чыккан гражданнарга гына күрсәтелсә, хәзер 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар һәм 60 яшьтән өлкән ир-атлар, пенсиядә булу-булмауга карамастан, ташламалар алачак. Аерым алганда, хезмәт ветераннарына торак бинага һәм коммуналь хезмәтләргә түләү буенча айлык акчалата компенсацияләр, дәвамлы эш стажы булган ветераннарга түләүләр, мактаулы исемнәре һәм аерым хезмәтләре булган ветераннарның пенсияләренә өстәмә каралган.

Закон республика бюджеты акчасы исәбенә гамәлгә ашырылачак.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.

“Кызыл таң” гәзитеннән.
Читайте нас: