Әлшәй хәбәрләре
+28 °С
Болытлы
Яхшы яңалык
9 июнь 2020, 12:20

Балалар өчен матур бүләк

Халыкара балаларны яклау көнендә Бәләкәй Акколай авылында яшәүче нәниләр бүләккә балалар мәйданчыгы алды.

Халыкара балаларны яклау көнендә Бәләкәй Акколай авылында яшәүче нәниләр бүләккә балалар мәйданчыгы алды.
Авыл зур булмаса да, анда бала-чага күп. Өчәр, дүртәр сабый тәрбияләгән ишле гаиләләр дә бар. Ә картәни-картәтиләре янына җәйге ялга оныклары да кайткач, авыл тагын да җанланып китә. Ничек балаларны гаджетлардан аерырыга дигән барысын да борчыган мәсьәлә хәзер монда хәл ителгән, нәниләр төрле уеннар уйнасын һәм спорт белән шөгыльләнсен өмен менә дигән мәйданчык барлыкка килде.
Балаларга бу соклангыч бүләкне авыл активистлары нәкъ Халыкара балаларны яклау көнендә бүләк итүе дә куанычлы вакыйга булды. Авыл старостасы, күп балалы әти Руслан Шәрипов, Илмир Иксанов һәм Максим Воронцов - һәр эшкә дә маһир алтын куллы осталар. Шуңа да эретеп-ябыштыру, балта һәм җир эшләрен башкару аларга авыр булмаган. Мәйданчыкта атынгычлар, капкалары белән футбол кыры, турник, өстәлләр һәм эскәмияләр бар. Алар барлык хәвефсезлек таләпләрен күзәтеп, ныклы итеп урнаштырылган. Оста әтиләр барлык корылмаларның ышанычлы булуын үзләре тикшереп караган.
Читайте нас