Район хакимиятендә үзаллы изоляция чорында мохтаҗларга ярдәм күрсәткән ирекмәннәр, активист-яшь гвардиячеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Чыннан да, без гади булмаган заманда яшибез. Соңгы вакыйгалар барыбыз өчен дә зур сынау булды. Әмма шул ук вакытта коронавирус арабызда авырлыклар килгәндә башкаларга ярдәмгә килергә әзер булган көчле, соклангыч кешеләрнең күп булуын күрсәтте. Медицина хезмәткәрләре белән беррәттән безнең ирекмәннәр дә чын заман геройларына әйләнде. Ирекмәнлек эшчәнлеге белән депутатлар, малтабарлар, социаль хезмәткәрләр һәм педагоглар да шөгыльләнде.
“Азык-төлек ярдәме”, “Башкортстан азык-төлеге. Сезнең турында хәстәрлек күреп” социаль хәйрия проектлары кысаларында ирекмәннәр аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләргә, шулай ук авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә 1072 азык-төлек җыелмасы таратты. 65 яшьтән өлкән 836 ялгыз пенсионер да бушлай җыелма алды.
Шулай ук Әлшәй ирекмәннәре һәм яшь гвардиячеләр Җиңү көне алдыннан үткәрелгән акцияләрдә дә актив катнашты. Алар Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлап, бүләкләр, открыткалар һәм азык-төлек җыелмалары тапшырды.
Район хакимияте башлыгы Дамир Мостафин ирекмәннәргә нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм республика Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты Антон Матренинга, “Раевка элеваторы” җәмгыяте генераль директоры Марк Алхазовка, “Деметра” сәүдә компаниясе директоры Руслан Дәүләтшинга, “Ихлас” халыкны социаль хезмәтләндерү җәмгыяте директоры Зөлфия Мөхәммәтҗановага, районның гаилә хезмәте җитәкчесе Марина Кравченкога, Әлшәй районы буенча ирекмәннәр хәрәкәте координаторы Динар Әхмәдрисламовка, ирекмәннәр штабы җитәкчесе Айнур Әхмәтшинга, малтабарлар Татьяна Логвиненко һәм Валентина Табиловага, шулай ук район мәдәният йорты хореографы Альбина Газизуллинага, парикмахер Индира Сәлаховага, Раевка 7нче балалар бакчасы психологы Эльвира Хәйретдиновага, Евгений Буранбаевка һәм Фәрит Арыслановка рәхмәт хатлары тапшырды. Дамир Радик улы аларның барысына ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм уңышлар теләде.