Башкортстан Республикасы үсешенә зур өлеш керткән күренекле шәхесләрнең истәлеген мәңгеләштерү мәсьәләләре буенча Башкортстан Республикасы Башлыгы каршындагы комиссия
Аксен агросәнәгать колледжына Николай Михайлович Сибирцев исемен бирү турындагы юлламаны хуплады.
Студентлар, укытучылар һәм уку йорты җитәкчелеге өчен бу озак көтелгән вакыйга, аның турында биредә күп еллар хыялланганнар. Февраль аенда, республика Башлыгы колледжга сәфәре вакытында Ким халкы уку йортына бөек галим исемен бирүне сорап Радий Хәбировка шәхсән мөрәҗәгать итте. Колледж буйлап экскурсия барышында Сибирцевны Аксен колледжы белән нәрсә бәйләве турында җентекләп сөйләделәр. Шушы көннәрдә җитәкчелек хөкүмәт комиссиясе юлламаны хуплавы турында яхшы хәбәр алды. Димәк, тиздән Аксен агросәнәгать колледжы рәсми рәвештә профессор Сибирцев исемендәге колледж дип аталачак!
Николай Михайлович Сибирцев тумышы белән Архангельск өлкәсеннән, әйткәндәй,Михаил Ломоносов та шул ук районнан. Галим биографиясендә күп кенә мәгълүматлар күренекле якташы язмышын искә төшерә. Балалык һәм үсмер еллары, рухани карьерасыннан баш тарту, башкалага олау артыннан җәяү бару, ачлы-туклы уку чоры, белемгә омтылуы, арытабан фәнгә фидакарь хезмәт итү. Шулай итеп, 1878 елда Архангельск дини семинариясенең төп курсын тәмамлап, Николай Сибирцев җәяү Петербургка кадәр 1000 чакрымнан артык юл үтә һәм университетка физика-математика факультетының табигый фәннәр бүлегенә укырга керә. Сәләтле студентны уку йортында профессор дәрәҗәсенә әзерләү өчен калдыралар. Шул вакыттан алып Сибирцев туфрак турындагы фәнгә нигез салучы Докучаевның ярдәмчесенә һәм фикердәшенә әйләнә.
Тормышның зур өлеше экспедицияләрдә узган, кыска, әмма чагу гомер юлында Н. М. Сибирцев искиткеч күп эшләр башкарган. Геолог буларак, ул Русиянең Европа өлешен төзүдә мөһим мәсьәләләрнең берсен хәл итте. Сибирцев туфракларның генетик классификациясен һәм туфрак зоналары турында белешмәләр эшләде, Русиянең, шул исәптән Башкортстанның да туфрак картасын төзи, аның буенча безнең агрономнар бүгенге көнгә кадәр эшли. Бөек галим дөньяда беренче генетик туфракны өйрәнү бүлеге кафедрасына җитәкчелек итә, дәреслек яза һәм яшь туфрак белгечләре плеядысын әзерли. Туберкулез чиренең көчәюе галимне 1900 елда Андреев шифаханәсенә (соңыннан Чехов исемендәге шифаханә) дәваланырга килергә мәҗбүр итә. Сәламәтлеге көннән-көн начараюга карамастан, ул китабы өстендә эшләвен дәвам итә. Шулай ук Аксен авыл хуҗалыгы техникумының беренче директоры Иван Вихров чакыруы буенча студентлар өчен ландшафт һәм генетик туфракны өйрәнү фәне буенча лекцияләр укый.
Әмма еллар буена дәвам иткән үпкә чиренә бәйле хәлне Сибирцев үзгәртә алмый. Вафатына берничә көн кала ул нәшриятка дәреслек кулъязмасының соңгы битләрен җибәрергә өлгерә. Йөз елдан артык вакыт үтсә дә, география һәм туфрак турындагы һәр дәреслектә Сибирцевның теоретик кагыйдәләре, табигатьне күзәтүләре, төрле урыннардагы туфрак тасвирламалары кулланыла.
Бөек ғалим 1900 елның 20 июлендә Андреевск шифаханәсендә вафат була. Ул Воздвиженка авылы зиратында җирләнгән. Аксен колледжы студентлары һәм укытучылары профессор турындагы истәлекне кадерләп саклый, аның каберен һәрчак тәртиптә тота, галимнең Башкортстанда эшләгән чоры турында бөртекләп мәгълүмат туплый.
Берничә ел элек Сибирцев турында мәгълүмат җыю максатында алар В. В. Докучаев исемендәге Харьков милли аграр музеенда була, анда студентларга 90 гыйльми хезмәт һәм профессорның шәхси эше тәкъдим ителә.