Әлшәй хәбәрләре
+28 °С
Болытлы
Яхшы яңалык
3 август 2020, 16:05

Истәлекле урыннарга маршрут

Автоюлларда рус һәм инглиз телләрендә язылган халыкара стандартлар буенча эшләнгән күрсәткечләр барлыкка килде.

Автоюлларда рус һәм инглиз телләрендә язылган халыкара стандартлар буенча эшләнгән күрсәткечләр барлыкка килде.
Хәтерегезгә төшерәбез, яз көне республика Башлыгы Радий Хәбиров «Транспорт сәгате»ндә туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Салават Нәфыйковка кыска вакыт эчендә төп туристик трассаларны һәм маршрутларны тулы мәгълүмати күрсәткечләр белән тәэмин итүгә техник бирем әзерләргә кушкан иде. Республика Башлыгы билгеләвенчә, Башкортстанда яхшы туристик объектлар бик күп. Әмма аларны табу җиңел түгел. Республика аша төбәкара әһәмияттәге күп кенә юллар уза, үтәдән-үтә трафик зур һәм күрсәткечләр аның бер өлешен туристлык объектларына кертергә ярдәм итә алыр иде.
Һәм менә күптән түгел генә автомобиль юлларында халыкара стандартлар буенча эшләнгән беренче күрсәткечләрне урнаштыра башладылар. Алар кешеләрне төбәкнең истәлекле һәм матур урыннарына, табигый һәм археология объектларына, музейларга, гыйбадәтханәләргә һәм һәйкәлләргә юнәлтә. Быел 30 сентябрьгә кадәр федераль, төбәк трассаларында һәм урындагы әһәмияттәге юлларда 1500 билге кую планлаштырыла.
Туризм буенча дәүләт комитетында билгеләүләренчә, үсешкән туристик инфраструктуралы күп кенә илләрдә визуаль коммуникацияләрнең нәкъ менә шундый системасы – бертөрле визуаль элементлар, ак-көрән төс гаммасы һәм билгеле бер шрифт кулланыла. Башкортстанда мондый күрсәткечләрнең барлыкка килүе дөньяның төрле почмакларыннан килгән туристларга мәгълүматны тиз танып-белү мөмкинлеге бирәчәк. Башкорт телендәге язуларны турыдан-туры объектларның үзендә урнаштыру тәкъдим ителә.
Шушы көннәрдә Әлшәй районы территориясендә дә рус һәм инглиз телләрендә язылган күрсәткечләр пәйда булды. Алар шулай ук безнең якның истәлекле урыннарынаа алып бара. Мәсәлән, Шафран курорты, Чехов исемендәге шифаханә, Ташлы авылында «Килен ташы» һәйкәле, табигать һәйкәлләре - Сусактау белән Сатыртау һәм башкалар. Бу билгеләр буенча туристлар безнең район аша Миякә районындагы «Нарыстау» туристлык комплексына һәм Бәләбәй районындагы Аксаковлар усадьбасына җиңел генә барып чыга ала.
Күрсәткечләр кую белән шөгыльләнгән Әлшәй юл ремонтлау-төзү идарәлегендә билгеләүләренчә, район буенча рус һәм инглиз телләрендә барлыгы 41 билге куелачак. Алар Уфаның «Ремстройдормаш» заводында эшләнә, анда республика юллары өчен барлык юл билгелерен җитештерәләр.
Ә автомобильдә сәяхәт итәргә яратучы социаль челтәрләрдән файдаланучылар күрсәткечләрнең уңайлылыгын бәяләргә өлгергән дә инде, аларның күбесе республикада һәм безнең районда кызыклы урыннарның күп булуын белмәгәнлекләрен таный. Шуңа да бу, һичшиксез, яхшы яңалык.
Табигать һәйкәле - Сусактау янындагы күрсәткеч.
Читайте нас