4 августтан алып Башкортстанда яшәүчеләр 3тән 7 яшькә кадәрле балалар өчен ай саен түләнүче акча тәгаенләнүе турындагы гаризаларны карау нәтиҗәләре һәм этаплары турында автомат мәгълүматлаштыру системасы ярдәмендә белә алачак.
Автомәгълүмат буенча хезмәт күрсәтү турындагы дәүләт контракты Республика халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге һәм Күпфункцияле үзәк ягъни МФЦ арасында төзелде. Һәркөнне 2—3 меңгә кадәр гариза бирүчене мәгълүматлаштыру планлаштырыла.
Атап әйткәндә, автоинформатор гаризаны карау вакытының ни сәбәпле озайтылуын аңлатачак. Алар арасында түбәндәге сәбәпләр булуы мөмкин:
—ведомствоара сорауларга җавап алынмаган;
—Русиянең башка төбәкләреннән җаваплар көтелә;
—төрле чыганаклардан алынган мәгълүматларда аермалыклар бар һәм төгәлләштерү буенча запрос ясалган;
—алимент йөкләмәсе буенча килемнәр турында мәгълүмат таләп ителә.
Мәгълүматларга ярашлы, 3тән 7 яшькә кадәрле балалар өчен акча буенча 2020 елның ахырына кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Быел күрсәтелгән шушы ярдәм чарасы буенча түләү суммасы мөрәҗәгать итү вакытына бәйле түгел. Ата-аналар (баланың законлы вәкилләре) тиешле бөтен сумманы 2020 елның 1 гыйнварыннан ала ала.
Республика халкы өчен менә шундый уңайлылыклар “Русия Федерациясенең санлы икътисады” милли проектына ярашлы тормышка ашырыла.