Әлшәй хәбәрләре
+28 °С
Облачно
Яхшы яңалык
22 Октября 2020, 07:25

Балалар өчен уен мәйданчыгы

Шәһәрләрдә һәм зур авылларда балалар өчен заманча мәйданчыклар барлыкка килә башлады.

Шәһәрләрдә һәм зур авылларда балалар өчен заманча мәйданчыклар барлыкка килә башлады. Районыбызның Слак авылында да көзен балалар бакчасы янында шундый уен мәйданчыгы булдырылган.
- Балаларның хыялын тормышка ашырырга Самара шәһәреннән малтабар, якташыбыз Айдар Әбүзәр улы Зиннәтуллин ярдәм итте, - ди Слак авыл биләмәсе башлыгы Марс Мәҗит улы Мөхтәсимов. - Балачагында ул еш кына картәнисе Вәсилә Саниәхмәт кызы янына кайта иде. Хәзер инде авылда аның туганнары калмады, әмма, шуңа карамастан, ул балаларга уен җиһазлары сатып алуга һәм мәйданчыкны киртәләргә акча бүлде.
Эшләр җәй көне башланды. Бөтен авыл халкы ярдәмгә килде, берәү дә читтә торып калмады. Башта мәйданчыкны тулысынча агачлардан чистарттык, дүрт «КамАЗ» булды. Бульдозер белән мәйданчыкны тигезләп, ком салдык. Бу эшләрне Агыйдел елгасы бассейнының су хуҗалыгы объектларын һәм корылмаларын эксплуатацияләү идарәлеге Слак производство-эксплуатацияләү участогы җитәкчесе Ринат Илдус улы Зиннәтуллин оештырды. Аңа моның өчен зур рәхмәт! Күптән түгел генә территорияне яшелләндереп, мәйданчык тирәли нарат утырттык.
Без Слакка килгән көнне чак яңгыр явып узып, кояш балкый иде. Мәйданчыкта бер генә күлдәвек тә юк, чөнки бөтен дымны ком сеңдергән. Ком монда үзенә күрә табигый йомшак япма ролен үти. Бала егылса да, җәрәхәтләнми, бу - иң мөһимедер, мөгаен. Барлык җиһазлар да сертификацияләнгән, хәвефсезлек таләпләренә, аерым яшь категориясенә туры килә, эскәмияләр, комлык, балалар уен комплексы, атынгычларның үз паспорты бар.
Бүген Слак авылында 176 бала исәпләнә, димәк, авылның киләчәге өметле.
Автор фотосы.
Читайте нас