Әлшәй хәбәрләре
+28 °С
Болытлы
Яхшы яңалык
1 декабрь 2020, 06:45

Районда элеватор төзү планлаштырыла

Бу турыда уңышны саклау мәсьәләләре буенча узган киңәшмәдә Башкортстан Хөкүмәте премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов хәбәр итте.

Бу турыда уңышны саклау мәсьәләләре буенча узган киңәшмәдә Башкортстан Хөкүмәте премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов хәбәр итте.
Хәзер Башкортстанда ашлыкны кабул итү, эшкәртү һәм саклау белән элеватор комплексының 35 предприятиесе шөгыльләнә, аларның гомум сыйдырышлылыгы 2 млн тонна тәшкил итә. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре келәтләре белән бергә ашлык саклау куәте 5 млн тоннага җитә.
Быелгы мизгелдә Башкортстан аграрчылары 4 млн тоннадан артык уңыш җыеп алган. Киләсе елга бу санны биш миллионга кадәр җиткерергә планлаштыралар. Ашлыкны саклау һәм эшкәртү өчен элеваторларның мөмкинлекләрен яхшыртырга кирәк. Аграр ведомство башлыгы әйтүенчә, моңа бәйле биш предприятие яңартуга әзерләнә, ике районда - Стәрлетамак һәм Әлшәйдә яңа элеваторлар төзеләчәк.
Фото ачык чыганаклардан.
Читайте нас