Студентлар, укытучылар һәм уку йорты белән бәйле барлык кешеләр өчен бу күптән көтелгән һәм шатлыклы вакыйга.
Хәтерегезгә төшерәбез, күренекле рус галиме - туфрак белгече исемен бирү турындагы мөрәҗәгать колледж җитәкчелеге тарафыннан республика Башлыгына аның эш сәфәре вакытында җиткерелде. Эш шунда, йөз елдан артык элек Николай Михайлович Сибирцев Башкортстан буенча экспедицияләрдә катнашкан һәм җыелган материал нигезендә Уфа өязенең генетик, туфрак картасын эшләгән, Башкортстанның барлык агрономы бүгенге көнгә кадәр аның буенча эшли. Сәфәр вакытында авырып китә һәм Андреев шифаханәсендә (хәзер Чехов исемендәге шифаханә) дәвалана, параллель рәвештә Аксен түбән авыл хуҗалыгы мәктәбендә, хәзерге Аксен сәнәгать колледжы, укучыларга ландшафт һәм генетик туфрак белеме буенча лекцияләр укый.
Кызганычка каршы, еллар буе дәвам иткән чир - үпкә авыруын, галим җиңә алмый. Николай Сибирцев 1900 елның июлендә вафат була һәм Воздвиженка авылында җирләнә. Колледж студентлары һәм укытучылары профессорны хөрмәт белән искә алалар, аның каберен тәритиптә тоталар һәм Башкортстанда эшләгән чоры турында бөртекләп мәгълүмат җыялар.
Аксенлыларның үтенечен Радий Хәбиров хуплады. Шушы көннәрдә яхшы хәбәр килде – республика Хөкүмәте Аксен агросәнәгать колледжы рәсми рәвештә профессор Николай Сибирцев исемен йөртәчәк дигән карар чыгарды.