Республикада «Башкортстан Республикасы ирекмәне» почет билгесе булдырылды, ул ел саен ун ирекмәнгә тапшырылачак.
Яңа награда турындагы указга Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кул куйды.
“Бу кешеләр гадәттә күләгәдә кала, ләкин бер зур эш тә аларның ярдәменнән тыш башкарылмый. Иң мөһиме – шушы кыю егет һәм кызлар авыр минутта беренчеләрдән булып ярдәмгә килә”, - дип язды республика җитәкчесе ирекмәннәр турында социаль челтәрләрдә.
БР Хөкүмәте президиумы утырышында ирекмәннәр сәламәтлегенә зыян килгән яки ул вафат булган очракта бер тапкыр бирелә торган пособие бирү тәртибе расланды. Ирекмәнлек эшчәнлеген башкарганда сәламәтлеккә зыян килгәндә түләү 50 мең сум тәшкил итәчәк, ул һәлак булса, гаилә әгъзалары 250 мең сум алачак.