Гимназия территорияседә Дан аллеясе барлыкка киләчәк
Ул Советлар Союзы Герое Александр Павлович Фролов истәлегенә ачылачак
Хәтерегезгә төшерәбез, менә өченче ел инде Раевка гимназиясе ирекмәннәр отряды «Русия укучылары хәрәкәте» балалар-үсмерләр оешмасы составында, аның эшчәнлеге укучыларны тәрбияләү һәм үстерүгә юнәлтелгән.
Яшь активистлар өчен, аларның изге эшләре турында берничә тапкыр язган идек инде, узып баручы ел бик үзенчәлекле булды - алар «Изгелек каникулга китми» бөтенрусия конкурсы җиңүчеләре исәбенә керде. Бу бәйге «Мәгариф» гомумдәүләт проекты һәм «Социаль активлык» федераль проекты кысаларында Русия укучылар хәрәкәте тарафыннан үткәрелә. Гимназиянең “Изгелек бакчасы» отряды «Изгелек старты» номинациясендә җиңү яулап 200 мең сумлык грант алды. Бу акчаны балалар волонтерлык эше һәм проектларын арытабан тормышка ашыру өчен сарыф итә. Нинди планнар һәм проектларга икәнлеге турында безгә республиканың “Русия укучылары хәрәкәте”нең иң яхшы командасы, бу югары исемгә дә алар быел лаек булды, вожатые Айгөл Камалетдинова сөйләде.
- Конкурс шартларына ярашлы, уку елы дәвамында без берничә проектны тормышка ашырдык. Аларның иң зуры «Хәтер һәм эзләнү» акциясе булды. Эзтабарлар отрядлары оештырдык һәм берничә ай дәвамында бөтен районнан якташ - фронтовикларның хәрби юлы һәм Бөек Ватан сугышы чорында тылда эшләүчеләрнең тормышы турында материал җыйдык. Гимназиядә хәтер стенасы булдырдык, иң мөһиме, зур масштаблы “Хәтер юлы” бөтенрусия проекты сайты архивын фоторәсемнәр һәм мәкаләләр белән тулыландырдык.
Балалар һәм ата-аналар «Кышын кошларны ашат» проектын да ихлас хуплады. Без тагараклар эшләү өчен кирәкле материаллар сатып
алдык һәм балаларга таратып бирдек, ә алар үзләренең
дизайны буенча кошларга “ашханә”ләр ясады. Без аларны
гимназия биләмәсенә элдек – кошлар өчен үзенчәлекле бер отель килеп чыкты, - ди Айгөл Фәнвил кызы.
Гимназия укучыларының “Дан аллеясе” проекты әле тормышка ашырылган иң әһәмиятле проект булып тора.
Башта ирекмәндәр булачак аллеянең иң яхшы дизайнына конкурс игълан итә. Арытабан гимназия территориясендә үсентеләр утырту өчен майданчык әзерлиләр. Дан Аллеясе Советлар Союзы Герое Александр Павлович Фроловка һәм Әлшәй районының Бөек Ватан сугышы ветераннарына арналган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, гимназиячеләр А. П. Фроловның кызы Любовь Александровнага шефлык ярдәме күрсәтә. Ә үсентеләргә килгәндә исә, алар грант акчасына сатып алынган. Яз көне аллеягә нигез салыначак, аны иң тәүдә ак һәм яшел чыршылар, туя, спирея, гортензия һәм башка үсемлекләр бизәячәк. Әлегә үсентеләр ышанычлы урында, Уфаның Бакча үзәгендә кышлый, дип хәбәр итте безгә ирекмәннәр.
“Изгелек бакчасы” отряды грант акчасын шулай ук “Гимназия ТV”
проектын тормышка ашыруга да юнәлткән. Балалар иҗаты телестудиясе өчен алар 110 мең сумлык җиһаз сатып алган. Медиа төркеме үзенең тәүге репортажын әзерләгән дә инде, әле монда Яңа ел бәйрәме репортажы өстендә эшлиләр.
Моннан тыш, гимназия ирекмәннәре, программага ярашлы, үз эшчәнлегендә ныклы урын алган, хәзер инде традициягә әйләнгән #ВРЕМЯЗОЖ, “Билгеле җәяүле” кебек чаралар үткәрде. Ә без “Изгелек бакчасы”ның киләсе 2021 елда да чәчкә атуын, бик күп изге эшләр башкаруын һәм җиңүләр яулавын телибез.