Әлшәй хәбәрләре
+28 °С
Болытлы
Яхшы яңалык
17 декабрь 2020, 08:40

Ура! Бездә яңа мәктәп автобусы

Автотранспорт ачкычын Гәйнәямак мәктәбе алды.

Автотранспорт ачкычын Гәйнәямак мәктәбе алды.
Заманча, уңайлы, навигация җайланмалары белән җиһазландырылган автобус - бүген мәгариф учреждениеләре өчен байлык түгел, ә ихтыяҗ. Өйдән мәктәпкә барганда һәм кайтканда баланың юлы, беренче чиратта, хәвефсез булырга тиеш. Республика җитәкчелеге мәктәп автотранспорты паркын яңартуга зур игътибар бирә. 2018 елда яңа автобусны - Түбән Әүрез мәктәбе, 2019 елда Воздвиженка мәктәбе алды. Ә күптән түгел Гәйнәямак укучыларына да транспорт чарасы тапшырдылар.
“ГАЗель” унбер урынга исәпләнгән, ГЛОНАСС юлдаш навигациясе системасы, тахограф, балаларны ташу өчен кирәкле хәвефсезлек чаралары белән җиһазландырылган.
- Балалар Иршат һәм Тукмакбаштан йөртеләчәк. Безнең мәктәптә әлеге авыллардан җиде бала укый. Укучыларны ышанычлы, җаваплы һәм тәҗрибәле шофер Рим Мостафин йөртәчәк, - дип хәбәр итте Гәйнәямак мәктәбе директоры Таңслу Хәбибуллина.
Фото мәгариф бүлеге сайтыннан.
Читайте нас