Бу турыда Владимир Путин узган пәнҗешәмбе ел саен үткәрелгән традицион матбугат конференциясендә белдерде.
-Быел балалар өчен чыршы бәйрәмнәре чикләүләргә бәйле үткәрелми. Ә бәйрәм бит гадәти түгел, һәркем аны яңа өметләр, уй-хыяллар белән каршы ала, - диде Президент. –Без нәниләргә бәйрәм бүләге әзерләдек: җиде яшькә кадәрге балалары булган барлык гаиләләр дә бишәр мең сум акча алачак.
Дүрт сәгать ярым барган матбугат конференциясеннән соң дәүләт башлыгы шул ук көнне бер тапкыр биреләчәк түләүләр турындагы законга кул куйды.
Дәүләт хезмәтләре рәсми порталында бу яңа түләүне балалары 2012 елның 18 декабрендә һәм аннан соң туган гаиләләргә түләнәчәге турында аңлатыла. Бу акча быел өч яшькә һәм өч яшьтән 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр моңа кадәр алган түләүләр алу өчен күрсәтелгән исәпкә автоматик рәвештә күчәчәк. 2020 елның 1 июленнән соң балалары туган һәм исәп реквизитлары үзгәргән гаиләләргә генә гариза язарга кирәк булачак.
Түләүләрне гаиләләр Яңа елга кадәр алырга тиеш.