Автотранспорт ачкычын берьюлы ике мәктәп - Гәйнәямак мәктәбе һәм М. Буранголов исемендәге башкорт лицее алды.
Заманча, уңайлы, навигация җайланмалары белән җиһазландырылган автобус - бүген мәгариф учреждениеләре өчен байлык түгел, ә ихтыяҗ. Өйдән мәктәпкә барганда һәм кайтканда баланың юлы, беренче чиратта, хәвефсез булырга тиеш. Республика җитәкчелеге мәктәп автотранспорты паркын яңартуга зур игътибар бирә. 2018 елда яңа автобусны - Түбән Әүрез мәктәбе, 2019 елда Воздвиженка мәктәбе алды. Ә күптән түгел Гәйнәямак укучылары һәм лицейчыларга да транспорт чарасы тапшырдылар.
Гәйнәямак мәктәбенә бирелгән “ГАЗель” - унбер, ә лицей алган “Форд” ундүрт урынга исәпләнгән, озатып баручылар өчен аерым урын да бар. Микроавтобуслар ГЛОНАСС юлдаш навигациясе системасы, тахограф, балаларны ташу өчен кирәкле хәвефсезлек чаралары белән җиһазландырылган.