Яңа ел алдыннан агросәнәгать комплексының бер төркем вәкилләре, алар исәбендә уку йорты укытучысы да бар, бүләк һәм үз хезмәтләренә югары бәя алды.
Аксен агросәнәгать колледжының уку-укыту эшләре мөдире Салават Азат улы Тимербаевка “Русия Федерациясенең тәрбия һәм белем бирүнең почетлы хезмәткәре” исеме бирелде.
Агросәнәгать комплексы системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен җаваплылыгы чикләнгән “Ашлык базасы” җәмгыятенең хезмәтне саклау һәм техника хәвефсезлеге инженеры Рәүф Фатыйх улы Бәдретдинов Башкортостан Республикасының Почет грамотасы белән бүләкләнде. Крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы Илһам Миневәдүт улы Дибаевка “Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” мактаулы исеме бирелде.
“Һөнәре буенча иң яхшы” номинациясендә республика Хөкүмәте дипломнарына агросәнәгать комплексының берьюлы ике вәкиле – Слак авылыннан кымыз ясау остасы Әлфия Галиәхмәт кызы Ганиева һәм җаваплылыгы чикләнгән “Раевсахар” җәмгыяте технологы Галина Владимировна Ахунова лаек булды.