Үрәзмәт авылында нәкъ ике көн элек, тыл батырлыры һәм сугыш чоры балаларының, 159 яугир-солдатның якты истәлегенә Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилее уңаеннан, күмәк көч белән обелиск күтәрелеп куелды! Бу эшкә авылдаш һәм якташлардан 60 кешенең матди ярдәме керде. Обелискны төзеп бирүче дә, инде килеп, бүген аны күтәреп куючы да - үзебезнең Әлшәй районы Идрис авылында туып-үскән бик изге күңелле алтын куллы ир асылы, шәхси эшмәкәр Нияз Алтынгузин һәм аның хезмәткәрләре. Элегрәк, Җиңүнең 60 еллык юбилеена ак төстәге мәрмәр ташларга, шушы ук урынга, сугышта һәлак булган 79 яугир-солдатның исемнәре мәңгеләштерелеп куелган иде. Шушы ак төстәге истәлек ташларын кочагына алып, бу урында хәзер яңа матурлык хасил булды! Әйтергә кирәк, менә шушы, 15 ел вакыт аралыгын үз эченә алган чорда, мин “Үразмәт авылының сугыш елларындагы тормышы” дигән тема буенча эзләнү эшләре белән мавыгып киттем. Нәтиҗәдә, шушы чорда халык хәтереннән күптән җуелган сугышта һәлак булган тагын 22 яугир-солдатның исемнәре табылды! Онытылган исемнәр... Бик аяныч хәл, әмма, бу - дөрес иде. Шушы исемнәрне кәгазь битләрендә генә калдырасым килмичә тотынган идем мин шушы эшкә. Эш барышында яңа идеялар туа торды... Һәм, ниһаять, авылда ару зур гына бик матур обелиск барлыкка килде. Шушы чорда БР Үзәк Архивы язмаларына нигезләнеп, беркемнең ярдәменә өмет тә итмичә, бик күп сугыш ветераннарының шәҗәрәләрен төзедем, Җиңүнең 70 еллык юбилеена үзнәшер ысулы белән “Онытылмый сугыш еллары” дигән китабым нәшер ителде. Әйе, сугыш темасы, аеруча да соңгы елларда, йөрәгем аша үтә, дип яза Клара Ярулла кызы Тукаева.