Әлшәй хәбәрләре
+28 °С
Болытлы
Яхшы яңалык
16 февраль 2021, 06:28

Диспансеризация башланды!

Сәламәтлегегезне тикшертегез, җәмәгать!

Сәламәтлегегезне тикшертегез, җәмәгать!
Башкортстанда бүгеннән халыкны диспансеризацияләү эше башланды. Бу хакта Радий Хәбиров бүген Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә белдерде.
«Мин барлык чиновникларга да диспансеризация үтәргә киңәш итәм, чөнки сезнең сәламәт булуыгыз һәм нәтиҗәле эшләвегез мөһим. Әлбәттә, безнең барлык кешеләргә дә диспансеризация үтәргә кирәк».
Поликлиникаларга һәм башка барлык дәвалау учреждениеләренә халыкны диспансеризацияләү графигын булдырырга кирәк.
«Югыйсә без үлүчеләр санын киметү буенча планны үти алмаячакбыз», — дип ассызыклады Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм үзенең диспансеризация үтүен белдерде.
Төбәк Башлыгы белдерүенчә, 2021 елга төп бурыч – үлүчеләр санын киметү.
«Былтыр төрле сәбәпләр аркасында без күп кешеләрне югалттык», — дип белдерде Радий Фәрит улы.Автор : Тухватуллина Алсу.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/bilgele-bilgesez-d-nya/Dispanserizatsiya-bashlandi-677795/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=35371039
Читайте нас