Әлшәй хәбәрләре
+28 °С
Облачно
Яхшы яңалык
25 Февраля 2021, 07:31

Янгын сүндерүчеләргә ярдәмгә

62нче янгын частенә яңа машина кайтты

62нче янгын частенә яңа машина кайтты.
Заманча техника тапшыру тантанасы Уфада үтте. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәлеге җитәкчесе Марат Латыйповның кулыннан яңа машина ачкычларын Бишбүләк, Караидел, Кушнаренко һәм Әлшәйнең 62нче янгын сүндерү часте җитәкчеләре алды.
- Яңа, заманча техника янгын чыккан урынга вакытында барып җитү, бәлагә тарыганнарның гомерен коткарып калу мөмкинлеге бирә. Янгын сүндерүчеләр яхшы әзерлекле, ә аларның бүлекчәсе ышанычлы техника белән җиһазландырылган булырга тиеш, – дип белдерде Марат Латыйпов.
Шулай да янгын чыгу турында хәбәрләрнең коткаручыларга бик сирәк килсен, ә яңа машина районда яшәүчеләр иминлеген саклауда озак еллар хезмәт итсен иде.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча идарәлеге матбугат хезмәте фотосы.
Читайте нас