Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Якташлар
18 февраль 2019, 02:00

Фәнил Шәймөхәммәтов – яраткан рәссамыбыз

Уфада “Башкортстанның яраткан рәссамнары” проектының төп художество наградасын тапшыру тантансы булды.

Уфада “Башкортстанның яраткан рәссамнары” проектының төп художество наградасын тапшыру тантансы булды.
Башкортстан рәссамнары иҗатын популярлаштыруга һәм аларның Русиядә һәм чит илләрдә дә танылу алуына юнәлтелгән акция 2017 елда башланган иде. Сайтның онлайн галереясендә бүген барысы 1300 рәссам, скульптор, фотограф һәм декоратив-кулланма сәнгать осталарының 7000дән артык эше тупланган. Проект сайтын Русиядән, якын һәм ерак чит илләрдән 2 миллионнан артык кеше караган.
Материаллар нигезендә Наил Мәхмүтовның китабы бастырып чыгарылган, анда 2017 елгы халык рейтингы йомгаклары буенча иң популяр 50 рәссам кергән. Финалга чыгучылар һәм проект партнерларының исемнәре язылган флаг тантаналы рәвештә Русия космонавтлары отряды һәм Рус география җәмгыяте ярдәме белән Җирнең иң ерак ноктасы – Төньяк полюска куелды. Башкортстан рәссамнарына ярдәм йөзеннән республиканың 40 районы буйлап киң билгеле рәссамнар һәм башкорт эстрадасы йолдызлары катнашлыгында махсус тур оештырылды. Шунысы шатлыклы, 2018 елгы тавыш бирү йомгаклары буенча “Башкортстанның яраткан рәссамнары” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында лауреатлар арасында якташыбыз, Башкортстанның атказанган рәссамы Фәнил Шәймөхәммәтов та бар. Ул “Осталар” номинациясендә иң яраткан рәссам дип табылды.
- Бу проектта катнашҡан һәм республикабыз рәссамнары өчен тауыш биргәннәрнең барысына чиксез рәхмәтлемен. Минем өчен бик күп якташларымның тавыш бирүен дә беләм, аларга да чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Җиңүемне сезгә, әлшәйлеләр, Туган ягыма һәм сөекле Башкортстаныбызның 100 еллык юбилеена багышлыйм, - ди Фәнил Сафуан улы.
Фәнил Шәймөхәммәтов – Русия рәссамнары союзы әгъзасы, бик күп республика, Бөтенрусия, халыкара күргәзмәләрдә катнашкан һәм художество конкурсларында лауреат булган. Аның бөтен картиналарында Туган илгә чиксез сөю, туган як һәм анда яшәүчеләрнең матурлыгына дан җырлау чагыла. Башкорт яугирләре тормышын сурәтләүче киң танылган “Төньяк амурлары” сериясенә, шулай ук “Салават юлы” дип аталган төсле линогравюралар циклына сокланмаган кеше юк.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Читайте нас: