Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Якташлар
19 февраль 2019, 02:00

Рәзилә Гарифуллинаның “Ефәк юлы"

Идәндә - кулдан сугылган чүпрәк палас, түр якта – зур киез, аның өстендә һәм караватларда – күзнең явын алырлык чагу төсләр белән бизәкләнгән асалы паласлар, бүрәнә стенада да шундый ук тукылган матур келәм...

Идәндә - кулдан сугылган чүпрәк палас, түр якта – зур киез, аның өстендә һәм караватларда – күзнең явын алырлык чагу төсләр белән бизәкләнгән асалы паласлар, бүрәнә стенада да шундый ук тукылган матур келәм... Кайсыбызның балачагы кул эшенә маһир әни-картәниләребез шулай матур итеп бизәгән өйдә үтмәде икән? Шунысы куанычлы, онытылып барган борынгы туку сәнгате бүген янә тергезелә башлады. Күпләр үз теләге белән туку станогы артына утыра, кәсепкә яшьләрне дә өйрәтә. Ә инде бу эшне бөтен күңелен салып башкарган осталар уңган хатын-кызларыбыз данын республикабыздан читкә дә тарата.
Үткән җәй. Чабаксар шәһәре. Биредә “Русь мастеровая” дип аталган декоратив-кулланма сәнгать осталарының традицион конкурсына илебезнең күп төбәкләреннән алтмыштан артык оста җыелган. Чарада Башкортстаннан Рәзилә Гарифуллина катнаша. Конкурс шартлары буенча, сигез сәгать эчендә бирелгән темага үз иҗат җимешеңне тәкъдим итәргә кирәк. Ачык һавада, алсыз-ялсыз, халык сәнгатенә мөкиббән бихисап тамашачылар, профессиональ жюри күзәтүе астында... Хаталанырга ярамый, вакыт ягы кысынкы. Нәтиҗәдә көн дәвамында кәҗә мамыгыннан метрга метр зурлыгында ап-ак мамык шәл тукыла һәм бу эше өчен Бөре шәһәреннән Рәзилә Вәкил кызына беренче урын бирелә.
Районыбызнын күпчелек кул эше осталары Рәзилә ханым турында яхшы хәбәрдар, ә менә аның безнең якташыбыз икәнлеген белмәүчеләр дә бардыр. Әйе, бөтен Русия күләмендә зур җиңү яулаган тукучы – палас сугучылары белән дан тоткан Әлшәй районы кызы. Ул Трунтаиш авылында Рәсимә һәм Вәкил Галиевларның биш балалы гаиләсендә туып-үсә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Стәрлетамак педагогия институтының филология факультетында белем ала, гаилә кора. Тормыш иптәше белән гомерләрен армия хезмәтенә багышлый алар. Польшада, Чехословакиядә, унбиш еллап Байконурда хезмэт салалар. Бер ул һәм ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Отставкага чыккач, Гарифуллиннар Бөре шәһәрендә төпләнә. Үз һөнәрендә зур уңышларга ирешкән, филология фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә күтәрелгән, әмма кул эшен беркайчан да ташламаган тынгысыз Рәзилә Вәкил кызы, үзе кебек энтузиастларны җыеп, шәһәрдәге тарихи музей каршында “Ефәк юл” дип аталган тукучылык үзәге ача. Менә дүртенче ел инде алар биредә билбау, шәл, палас кебек бик күп төрле үзенчәлекле әйберләр туку белән шөгыльләнә. Теләге булганнарны шушы борынгы кәсепкә бушлай өйрәтәләр дә әле. Кыска гына вакыт эчендә үзәккә халык исеме бирелә һәм аның даны тирә-якка тарала – Бөрегә борынгы кәсепкә өйрәнү өчен республикабызның төрле төбәкләреннән генә түгел, башка өлкәләрдән дә килә башлыйлар. Якташыбыз, үзәк җитәкчесе үзе илледән артык туку техникасы төрен белә һәм белемен башкалар белән бик теләп уртаклаша.
- Шунысы куанычлы, бу һөнәр яшьләргә дә ошый, балалар да безгә зур теләк белән йөри, - ди Рәзилә Вәкил кызы. – Туку станогы артында эшләү тынычландыра, түземлелек тәрбияли, кулларның моторикасын үстерә, шуңа да дәваханәләрдә, сәламәтлек торышы буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән дә шөгыльләнәбез, аларга станоклар бүләк итәбез.
Гадәттә кул эше нечкәлекләре гаиләдә буыннан-буынга тапшырылып килә. Рәзилә ханымның 100 яшькә җитеп бакыйлыкка күчкән картәнисе Кәнифә Мусина да тирә-якка билгеле палас сугучы булган. Диндар, Коръәнне яттан белгән әби оныкасын станок артында эшләргә генә түгел, аят-догалар укырга да өйрәтә.
-Яшь барган саен инәкәемнең (без аны шулай дип йөрттек) эшсөярлегенә, сабырлыгына, уңганлыгына хәйран калам. Күз нурын бетереп төннәр буе суккан паласларын гаиләсен туйдыру өчен очсыз гына хакка сатарга, азык-төлеккә алмаштырырга туры килгән бит аңа, - дип әченеп искә ала әңгәмәдәшем кадерле кешесен. – Чабаксарда конкурс вакытында инәкәемнең йөзе күз алдыннан китмәде. “Картәнием мотлак булдырыр иде, мин дә бирешмәскә тиеш!” дип үз-үземә максат куйдым.
Әйткәндәй, үзәккә дә без мондый исемне юкка гына сайламадык, чөнки Кәнифә борынгы төрек теленнән нәкъ менә “ефәк юлы” дип тәрҗемә ителә дә инде, - ди данлыклы тукучы.
Миңа останың Русия күләмендә җиңү китергән шәлен кулыма алу бәхете тиде. Зур булуына карамастан, искиткеч җиңел, зәвыклы тукымага, әйтерсең дә, хуҗабикәсенең бар күңел җылысы салынган.
- Элек кышын ат белән күрше авылларга кунакка йөргәндә хатын-кызлар, өшемәс өчен, кәҗә мамыгыннан менә шундый шәлләр ябынган да инде, - дип аңлата тукылган әйберләрнең данын кайтаруны бурычы итеп куйган Рәзилә Вәкил кызы.
Шул ук эше өчен ул былтыр көз “Башкорт шәле–2018” республика фестиваль-конкурсы лауреаты дипломы белән дә бүләкләнгән.
- Халык кәсепләрен үстерүгә үз өлешемне кертә алуым белән бәхетлемен. Шулай ук кул эшенә оста райондашларым, авылдашларым белән чиксез горурланам, - ди кабатланмас сәнгать үрнәкләре тудыручы, кайда гына бармасын, үзен Әлшәй кызы дип таныштыручы талантлы якташыбыз Рәзилә Вәкил кызы Гарифуллина.
Зилә ВӘЛИУЛЛИНА.
Күптән түгел “Деловой мир Башкортостана” гәзите редакциясе “Башкортстан Республикасының 100 еллыгына казанышлар елъязмасы” дип аталган китап бастырып чыгарды. Бу зур чагу энциклопедиядә Рәзилә Гарифуллина җитәкчелегендәге “Ефәк юл” халык тукучылык үзәге турында да бәян ителгән.
Читайте нас: