Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Якташлар
11 март 2019, 02:00

Дуслык белән көчлебез

Башкортстаныбызның иң матур урынында урнашкан Казанка биләмәсе биш авылны берләштерә һәм бер авыл хуҗалыгы оешмасына керә.

Башкортстаныбызның иң матур урынында урнашкан Казанка биләмәсе биш авылны берләштерә һәм бер авыл хуҗалыгы оешмасына керә. Биләмәбездә күпмилләтле халык яши. Фән һәм Үрнәк авылларында - күпчелек татарлар, Казанка авылында - рус һәм украиннар, Иске һәм Бәләкәй Акколай авылларында башкортлар көн күрә.
Мин якташларымны һәркайсыбыз үз балкышын тапкан, бер сабактан, бер үк тамырдан үскән туган якның гөлләре белән чагыштырам. Кайчандыр безнең төякне үз итеп, ерак Украинадан Казанка биләмәсенә килеп урнашкан халык белән дистә еллар дус, тату, бер гаилә булып яшибез. Уртак хуҗалык эшләре, уртак язмышлар, бәйрәмнәр берләштерә безне. Аларның дини карашлары, гореф-гадәтләре үзенчәлекле булса да, алар безнең өчен якын, аерым матур күренеш булып тора. Якташларым эшчән, җигәрле, җыр-моң, биюгә һәвәс. Келәм осталары, тегү-чигү эшләренә маһир, киез басу, аш-су әзерләүнең серләрен белгән алтын куллы, тырыш, уңган хуҗабикәләре белән горурлана алабыз. Искиткеч мул тормышта яши биләмәдәшләребез. Матур йорт куралары, ихата тутырып мал, кош-корт асрыйлар, умарта тоталар, җиләк-җимеш үстерәләр.
Һәр милләтнең гореф-гадәтләренә, бәйрәмнәренә игътибар зур. Безнең Фән халкын гына алыйк, алар һәр мизгелне, һәр бәйрәмне үзләре бизи. Кышын табигать кочагына чыгып төрле спорт чараларында катнаша, чаңгы шуа, аның өчен урман эченнән чаңгы юлы салынган, авыл уртасында тимераякта шуарга – шугалагыбыз, чана шуарга матур тавыбыз бар. Җәен сабантуйлар, авыл бәйрәмнәре үткәрергә якташларым ямьле табигать кочагында матур мәйданчык ясады. Бәйрәмнәрдә һәрберсе үз өлешен кертә, матур өстәлләр корыла, уңган хуҗабикәләр берсеннән-берсе уздырып тәмле ризыклар белән сыйлый. Халык йолалары: Карга боткасы, Каз өмәләре, дини бәйрәмнәрдән – Мәүлид кичәсе, Ураза, Корбан бәйрәменә һәрберсе үз өлешен кертә. Анда яше дә, карты да актив катнаша. Күрше Казанка авыдында Раштуа, Изге Пасха, Иван Купала, Каен бәйрәмнәре үткәрелә. Болар бар да - якташларым тормышының аерылгысыз бер өлеше. Уен-көлке, җыр-моң, биюләр белән үрелеп барган тату, бердәм тормыш – яшәешнең төп асылыдыр.
Авылларны төзекләндерү, матурлау өчен үткәрелгән өмәләрдә дә авылдашларым, якташларым актив катнаша.
Безнең Казанка авыл биләмәсе берничә ел рәттән урындагы инициативаларны хуплау программасында җиңеп чыкты. Бу программада катнашып, авылларыбызны төзекләндерүгә, Хөкүмәтебездән зур ярдәм алдык. Үрнәк авылындагы юллар тәртипкә китерелде, Фән авылының суүткәргеч торбалары ремонтланды, янгын сүндерү җиһазлары урнаштырылды. Биләмәбездә өр-яңа трактор бар. Юлларыбыз кардан чистартылып тора. Бергәлектә, бердәмлектә – биләмәбезнең төп девизы шулай!
Рәмзия НИГЪМӘТУЛЛИНА.
Фән авылы мәдәният йорты мөдире.
Фото: Яндекс
Читайте нас: