Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Якташлар
15 март 2019, 02:00

Онытылмас хатирәләр

Слак авылында мәктәп тәмамлаучылар очрашуы узды

Слак авылында мәктәп тәмамлаучылар очрашуы узды
Мәктәп еллары - һәркемнең күңелендә мәңге онытылмаслык хатирәләр калдырган чор. Тәүге тапкыр мәктәп бусагасына аяк баскан дулкынландыргыч минутлар, беренче укытучы, сыйныфташлар, тәүге һәм соңгы кыңгырау чыңлавы...Болар барысы да күңел кылларын тибрәтүче, үткәннәргә кайтып, сагынып искә ала торган сокландыргыч мизгел ул.
Матур итеп бизәлгән мәктәп кунакларны, элекке укучыларын колач җәеп каршы алды. Һәрберебезнең күз алдыннан мәктәп еллары чагылып үтте: сыйныфташлар очрашып күреште, класс бүлмәләренә кереп, уку еллары хатирәләрен барлады, альбомнар карадылар, мәктәп музее белән таныштылар.
Кичәне Слак авылы хакимияте башлыгы М. М. Мөхтәсимов ачты. Җыелучыларны сәламләп, Марс Мәҗит улы Слак җирендә туып-үскән, төрле һөнәрләр алып, тормышта лаеклы урын тапкан мәктәп тәмамлаучылар исеменә ихлас теләкләрен әйтте.
Арытабан сүзне дәвам итеп, мәктәп директоры Р. И. Шандинова белем учагының тарихы, соклангыч укытучылар турында истәлекләре белән уртаклашты, укучыларның казанышлары белән таныштырды, мәктәпнең бүгенгесе һәм киләчәге турында бәян итте. Озак еллар мәктәптә эшләп, бүген инде якты дөньялардан киткән укытучылар, яшьли генә вафат булган элекке укучыларны бер минут тын торып искә алдык. Алар арасында 40 яшендә Курск су асты көймәсендә һәлак булган һәм шушы кыска гына гомерен намус белән үткән батыр авылдашым Наил Хәсән улы Хафизов та бар.
Сәхнә түренә аруйлы кунаклар: Русия Федерациясенең атказанган укытучысы, Чиләбе өлкәсе губернаторы премиясе лауреаты Рәмилә Миңнегали кызы Хәлимова, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Зәбир Закир улы Шәрипов, урман мастеры, “Русиянең урман байлыгын саклаган һәм үстергән өчен” билгесе белән бүләкләнгән хезмәт ветераны, авыл старостасы Мәрвәр Мөхәррәм улы Хәмидуллин, педагогик хезмәт ветераннары Гайнислам Әхмәтзәки улы Миңнеәхмәтов, Хөмәйрә Фәттах кызы Камалиева, Наилә Нурмый кызы Хәзиәхмәтова бүген хаклы ялда булган укытучылар күтәрелде. Аларны котлап пионер оешмасының символы – кызыл галстуклар тагылды. Шушы илаһи минутларда һәркемнең күз алдыннан октябрят, пионер һәм комсомол еллары узгандыр, мөгаен. Мәктәп укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр куйган концерт та барысының да күңеленә хуш килде.
Очрашу кичәсе тәмам. Әмма мәктәп мондый дулкынландыргыч чараларны һәрвакыт көтеп ала һәм олы тормыш юлына аяк баскан укучыларының уңышлары белән хаклы рәвештә горурлана.
Гүзәл БАТЫРОВА,
Слак мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы.
Фото: Яндекс
Читайте нас: