Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Якташлар
2 август 2019, 02:00

Корыч магистральләр хезмәткәре

Почетлы тимер юлчы Ришат Асылгәрәев лаеклы хезмәт юлы үткән

Почетлы тимер юлчы Ришат Асылгәрәев лаеклы хезмәт юлы үткән
148нче ПМска Ришат Әхмәтгәрәй улы 1985 елда, Уфа автотранспорт техникумын тәмамлап, Балтыйк буе округында хезмәт иткәч, Башпотребсоюзның Әлшәй автотранспорт предприятиесендә шофер булып эшләгәннән соң килә.
Хезмәт юлын юл монтеры булып башлый. Ә Бологое шәһәрендә тимер юл-төзелеш машинасы машинистына укырга тәкъдим иткәч, баш тартмый. Аның һәрвакыт техникага утырасы килә.
-Минем өчен ул тере җан кебек. Эш алдыннан аның белән сөйләшәм, мине сынатмасын өчен барлык механизмнарын тикшерәм, чөнки ук астында кешеләр эшли, аларның хәвефсезлеге өчен мин дә җавап бирәм, - ди Ришат Асылгәрәев.
Югары эшчәнлеге һәм хезмәт сөючәнлеге аңа теләсә нинди катлаулы бурычларны үтәргә мөмкинлек бирә. Эшләү дәверендә, ул монда 35 ел хезмәт сала, УК-25/9-18 кран ярдәмендә рельс-шпал салуның бөтен нечкәлекләрен үзләштергән. Ришат Әхмәтгәрәй улы, яшь кадрларның остазы буларак, бай һөнәри тәҗрибәсе белән тик теләп бүлешә.
- Бу еллар эчендә төрле юнәлешләрдә – Похвистневодан Кропачево, Олы Елга-Сәрмән, Белоретка кадәр, Кавказда, Калмыкиядә бик күп чакрым юлларны ремонтладык. Өйгә әйләнеп кайткач тагын эшкә тотына идек. Гадәтләнгән, яраткан эшебезгә, - дип сүзен дәвам итә, үз эшенә тугры, тырыш хезмәте өчен “Тимер юл транспортында 30 ел фидакарь хезмәте өчен” билгесе һәм югары ““Русия тимер юллары” җәмгыятенең “Почетлы тимер юлчы” наградасы белән бүләкләнгән корыч магистральләр хезмәткәре.
Бригадасы белән ул янә эшенә юнәләчәк. Аның өчен гадәти булган биеклектә утырып кранга идарә итеп кенә калмый, ә йөкнең күчүен, стационар объектларга, техникага һәм кешеләр янына якынаюын контрольдә тотачак. Һәм яңа звено салуны көтәчәк. Һәм көннән-көн шулай, бернинди һава торышына да карамый. Корыч магистральләрдә поездларның хәвефсез хәрәкәтен тәэмин итүче иң сабыр һәм чыныккан кешеләл генә эшли. Ришат Асылгәрәев та алар исәбендә.
Ирина ВЛАДИМИРОВА.
Читайте нас: