Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Якташлар
6 сентябрь 2019, 02:00

Әнвәр Нургалиев: “Мыскыл ителгән вакытлар да булды”

Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиевның бүгенге уңышларына карасаң, ул - язмышның иркә баласы, дип уйларга мөмкин.

Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиевның бүгенге уңышларына карасаң, ул - язмышның иркә баласы, дип уйларга мөмкин. Әмма аның да җәберләнгән вакытлары булган.

“Әнвәр фонограммага җырлый икән, моңы да, тавышы да юк. Бер бардым, бүтән бармыйм”, – шундый сүзләр язалар, - дигән ул "Акчарлак" гәзите хәбәрчесенә. - Боларны, гадәттә, хатын-кыз яза. Бөтен кешегә дә ярап бетеп булмый. Белмичә, кеше турында фикер тудырырга да ярамый. Узган ел концертымда ике-өч фонограмма булды. Быел андый нәрсә юк. Башкортстанда биш-алты җирдә икешәр концерт бирдек. Тавыш арыган вакытлар да була бит.

Инде 50нче яшьне куам. Сәхнәгә бүген генә чыкмадым. Елыйсы килгән, югалып калган, мыскыл ителгән вакытлар да булды, сүз дә юк.

"Син бит академия бетердең, нигә концертларыңа кеше йөрми?” – дип тә әйткәннәре булды. Гомернең үз мизгелләре бар: яздан соң җәе, җәйдән соң көзе җитә. Аякны күтәрсәң дә, барыбер җиргә төшерергә кирәк".

Халык мәхәббәте я бар, я юк инде ул. Аннан көчләп яраттырып та, биздертеп тә булмый. Сөйкемле сөяге, мәхәббәтле булганы өчен яратабыз Әнвәрне. Җырлары аша шундый тойгылар уята алган икән, җырчы гомере озын булыр, шәт.
Читайте нас: