Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Якташлар
10 сентябрь 2019, 02:00

Абдуллиннарның чәчәкле оҗмахы

Авыл урамында гади гына түтәлләрне дә сирәкочратасың, ә инде шушындый искиткеч матур чәчкәләр үзе үк гаҗәеп күренеш.

Авыл урамында гади гына түтәлләрне дә сирәк очратасың, ә инде шушындый искиткеч матур чәчкәләр үзе үк гаҗәеп күренеш. Әйе, күпләр ихаталарында чәчкә үстерә, аны матурлый, ә менә Абдуллиннар мондый гүзәллекне һәркем күрсен өчен тырыша.
Алар гади генә түгел, ә бик үзенчәлекле чәчәкләр “патшалыгы” ясаган. Монда чәчкә атып утырган алтынлы чын сандык та, учак өстендә асылган казан да, аллы-гөлле чәчкәләргә күмелгән балалар коляскасы, арба, чана, кәрзиннәр дә бар. Хәтта төпсә дә матур түтәлгә әйләнгән. Барысы да гади һәм завык белән эшләнгән.
Ә бу матурлыкны Ирина Николаевна һәм аның тормыш иптәше Зиннур Шәмсулла улы булдырган. Ирина элек кулинар-кондитер булып эшләгән, ә ире - милиция ветераны. Хәзер икесе дә хаклы ялда. Абдуллиннар күп еллар Раевкада яшәгән, ә биш ел элек Иске Сәпәш авылында участок сатып алып, шунда күчеп килгәннәр.
-Һәрвакыт чәчкәләр үстердем. Раевкада участогыбыз бәләкәй иде, ә монда җир күп, күпме телисең, шулкадәр утыртырга була, - дип елмаеп, ихатасына алып керде Ирина Николаевна.
Ә монда – чын чәчәкләр оҗмахы! Чагу петунияләр, соклангыч лилияләр, уттай янып торган флокслар, назлы лобелияләр, ялкынлы газанияләр... Күзләрне камаштырырлык илаһи матурлык.
-Болары сатудан калганнары гына. Язын үсентеләрне базарда саттык, балаларга, танышларга бирәбез, бүләк итәбез. Без чәчкәләрне акча эшләү өчен түгел, ә күңел өчен үстерәбез, без моннан канәгатьләнү алабыз. Безнең өчен кыш кыска, гыйнварда ук орлык чәчәбез, аны күмәртәләп сату магазиннарында алабыз. Менә полиэтиленнан эшләнгән теплицада ирем ике мич утыртты. Кышын һәрвакыт мич ягабыз, тәүлек әйләнәсенә температураны үлчәп торабыз. Әмма шытымнар чыгып чәчәк ата башлагач бу авырлыклар онытыла. Ә алар күзләрне иркәләп кенә калмый, үз көчеңә ышаныч уята, арытабан да эшләргә дәрт бирә, - ди Ирина Николаевна.
Абдуллиннар йорты яныннан битараф кына үтеп киткән кеше юктыр, могаен. Авылдашлары һәрвакыт адымнарын әкренәйтә, ә кунаклар гаҗәпләнеп туктап кала. “Кешеләр сокланып үтә икән, безгә дә күңелле”, – ди, елмаеп бу “оҗмах” хуҗабикәсе.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Автор фотоcы.
Ирина Абдуллина.
Читайте нас: