Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Якташлар
25 сентябрь 2019, 02:00

БҮГЕН КҮРЕНЕКЛЕ КОМПОЗИТОР УРАЛ РӘШИТОВНЫҢ ТУГАН КӨНЕ! КОТЛЫЙБЫЗ!

“Кызыл розалар”, “Туган як”, “Әлдермеш” кебек хит җырлар авторы, яраткан композиторыбыз Урал Камил улы РӘШИТОВны гомер бәйрәме белән ихлас йөрәктән тәбриклибез!

“Кызыл розалар”, “Туган як”, “Әлдермеш” кебек хит җырлар авторы, яраткан композиторыбыз Урал Камил улы РӘШИТОВны гомер бәйрәме белән ихлас йөрәктән тәбриклибез! Гаилә иминлеге, балалар игелеге, сәламәтлек һәм иҗади уңышлар телибез! Мәхәббәт, бәхет, илһам чишмәләрегез һәрвакыт чылтырап аксын!


Урал Рәшитовка табигать бик күп сәләтләр биргән. Ул – моң илчесе, музыкант һәм композитор, рәссам. Шулай ук аш-суга да бик оста. Телеңне йотарлык ризыклар әзерли. Бу хакта җырчылар да, таипшачылар да яхшы хәбәрдар. Алар хәтта композиторның туган көненә аш-су бүлмәсендә кирәкле җиһазлар, кәстрүлләр, табак-савыт бүләк итә.


“Ашарга пешерү – яраткан шөгылем. Нәрсәдер пешерә белмәсәм, мин аның рецептларын эзлим, өйрәнәм. Әзерләгән аш-суымның үзенчәлекле булуын телим. Бик күп милләт халкы белән аралашып яшәргә, туган илебезнең төрле почмакларында булырга туры килде. Үзбәкләрдән – пылау пешерергә, немецлардан – морковча, себер халкыннан пилмән ясарга өйрәндем”, - дип серен ачты Урал Рәшитов.


Бүгенге көнне йолдызлы күркәм гаилә өч бала үстерә. Күптәнге хыялларын тормышка ашырып, шәхси йортта яшиләр. Ишекләре һәркемгә ачык! Урал Камил улы еш кына кунакларны учакта пешкән пылау белән сыйлый.


АНДИЖАНЧА ПЫЛАУ


Кирәк булачак: 1 стакан үсемлек мае, 1 кг ит, 1 кг суган, 1 кг кишер, 1 кг дөге ярмасы, 0,5 кг помидор, 0,5 кг яшел борыч, 1 баш сарымсак, 1 литр су, тоз, кара борыч, куркума һәм башка аш тәмләткечләр.


Казанга үсемлек мае салып, нык итеп кыздырабыз. Май әзер булгач, шакмаклап туралган итне (тана ите, кош ите, туралган кабырга һ.б.) салып бутыйбыз. Ит алтынсыман төскә кергәч, аны казаннан тәлинкәгә алабыз. Хәзер кызган майга эре итеп саламсыман туралган суган һәм кишер (1:1) салабыз. Суган белән кишер алсулангач, өстенә 1 литр су коябыз да тәлинкәдәге итне казанга кире төшерәбез. Помидор, яшел борыч салабыз. Шуннан тоз, кара борыч, куркума һәм башка аш тәмләткечләр өстәп, талгын утта пешерәбез. 1 сәгатьтән соң яхшылап юылган озынча ак дөгене өстенә сак кына салып таратабыз. Бик талгын утта, бутамыйча, пылауны томалап, капкач астында пешерәбез. Дөгегә су сеңеп әзер булгач, пылауны бутыйбыз һәм ярма таралып торсын өчен 2-3 минут көчле утта тотып алабыз. Утны көчәйтер алдыннан, бер баш әрчелмәгән сарымсакны дөгегә күмеп калдырабыз. Аны азактан пылаудан алып, чистартып ашарга була.
Читайте нас: