Әлшәй хәбәрләре
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Якташлар
12 ноябрь 2019, 02:00

Ул даруханәдә эшли

Сөйкемле һәм ачык йөзле ханым, грамоталыфармацевт Татьяна Викторовна Ишбаеваны районда күпләр яхшы белә.

Сөйкемле һәм ачык йөзле ханым, грамоталы фармацевт Татьяна Викторовна Ишбаеваны районда күпләр яхшы белә. Раевка авылы үзәгендә бер ел элек ачылган даруханәдән кеше өзелми. Бу нәрсә турында сөйли? Әлбәттә, даруханәнең әлшәйлеләр арасында зур популярлык яулавы турында. Эш буенча район үзәгенә килгән күп кенә кешеләр, мотлак шушы даруханәгә кереп, йорт аптечкасын тулыландыру хәстәрен күрә. Татьяна Викторовна килүчеләрне елмаеп каршы ала. Даруханәдә эшләүче кеше, тиешле белеменнән тыш, һәркемне ярты сүздән аңларга, аларның сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш. Хәтта интерьер да, грамоталы куелган витриналар да кабат монда керү теләге уята.
Татьянаның үзе эшләгән чорда даими клиентлары барлыкка килде. Ул һәркемне игътибар белән тыңлап, дару сайлауда ярдәм итә, әгәр кирәк булса, табибка күренергә киңәш бирә. Татьянаның уңышлы эшләвенең тагын да бер сере шунда, ул – яхшы психолог та. Чөнки еш кына аңа ялгыз яшәүче өлкән яшьтәгеләр килә, ул барысын да тыңлап, күңелләрен күтәреп җибәрә белә. Татьяна сүзе белән дә, киңәше белән дә ярдәм итәчәк, кешегә табыш алу мөмкинлеге итеп карарга түгел, ә анда савыгуга өмет уятырга тырышырга кирәк, дип исәпли ул.
Татьяна бөтен ассортиментны яхшы белә, шунлыктан кирәкле препаратны тиз табып бирә. Мизгел авырулары чорында БАДлар (биологик актив өстәмә), витаминнар тәкъдим итә, аларның хакы турында белешмә бирә. Ул медицина препаратының нинди чиргә тәгаенләнүен, кабул итү схемасын аңлата, охшаш дарулар тәкъдим итә.
Даруханәгә килүчеләрнең күбесе алларында гадәти сатучы гына түгел, ә иңнәренә зур җаваплылык та йөкләтелгән дипломлы белгеч торуы турында уйламыйдыр да әле. Аның эш девизы: Клиентлар тәкъдиме ихтыяҗ тудыра”, шунлыктан “Аптека.ru” ассортименты даими яңартылып тора. Заказ буенча да дарулар кайтартыла. Фармацевтның вазыйфа бурычлары исемлеге зур, әмма Татьяна Викторовна кешеләргә ярдәм итүне үз эшендә иң мөһиме тип исәпли. “Хезмәтең кешеләргә файда китерергә тиеш”, - ди ул.
Әле, Татьяна әйтүенчә, даруханәгә күбрәк чирле кешеләр мөрәҗәгать итә. Кызганычка каршы, балалар да еш авырый. Шуңа да ул үз сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, спорт белән шөгыльләнергә киңәш итә.
Киеренке хезмәт көне тәмамланганнан соң, Татьянаны йорт мәшәкатьләре көтә. Ул – сөеклө хатын, әни һәм кыз. Әмма бетмәс-төкәнмәс йорт эшләрен башкарганда да ул медицина журналларын укып чыгарга вакыт таба, чөнки аның сайлаган һөнәре белемне һәм күнекмәләрне даими камилләштерүне таләп итә, чөнки көн саен диярлек яңа препаратлар чыгарыла, ә фармацевт ярдәм сорап килгән кешегә түземлелек белән яңа дарулар турында җентекләп аңлатырга тиеш. Бүгенге көн таләбе менә шундый.
Светлана ЖУКОВСКАЯ.
Читайте нас: