Әлшәй хәбәрләре
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Якташлар
26 ноябрь 2019, 02:00

Лицей укучыларына – билгеле якташыбыздан бүләк

Сынлы сәнгать остасы, Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы Фәнил Шәймөхәммәтов башкорт лицена картиналарын бүләк итте.

Сынлы сәнгать остасы, Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы Фәнил Шәймөхәммәтов башкорт лицена картиналарын бүләк итте.
Фәнил Шәймөхәммәтов өчен Башкортстан һәм туып-үскән ягы - Әлшәй җире һәрвакытта илһам чыганагы, темалар һәм образлар сайлау өчен үзенчәлекле җирлек булды һәм булып кала. Нинди генә күргәзмәдә катнашмасын, аның линогравюралары һәм офортлары сынлы сәнгать сөючеләрне башкорт халкының тарихы һәм мәдәнияте, авыл көнкүреше, йолалары һәм гореф-гадәтләре белән таныштыра. Аның эшләрендә туган якка чиксез сөю, табигать хозурлыгына һәм халкының күңел матурлыгына дан җырлана. Оста үзенең картиналарында гына туган ягына сөю җырламый. Бүген Фәнил Сафуан улы Ишембайда яши, шунда иҗат итә, Әлшәйне дә онытмый. Туган ягына кайтканда якташларына соклангыч эшләрен бүләк итә.
Рәссам М. Буранголов исемендәге башкорт лицеена элек тә картиналарынн бүләк иткән иде. Хәзер монда останың тагын өч иҗат җимеше – “Ата-бабалар җире”, “Салават кыясы” һәм “Салават мәгарәсе” дип аталган төсле линогравюралары өстәлде.
-Бездә инде тулы картиналар галлереясе бар, анда якташыбыз, билгеле башкорт рәссамы Фәнил Шәймөхәммәтовның унбер эше куелган. Таланлы сәнгать эшлеклесенә шушындый кыйммәтле бүләге өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Якташыбызга арытабан да уңышлар, иҗади үрләр телибез! – ди М. Буранголов исемендәге башкорт лицее директоры Римма Дәүләткирәева.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Читайте нас: