Әлшәй хәбәрләре
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Якташлар
28 ноябрь 2019, 13:30

Юбилеегыз белән, Сергей Николаевич!

Мәктәп нәрсәдән башлана?

Мәктәп нәрсәдән башлана? Әгәр дә сез, һәр мәктәп аның директорыннан башлана, дисәгез, ялгышмассыз. Үзе сәхнәгә чыкмаса да, спектакль куючы режиссерга охшаш ул. Аның роле һәрвакыт иҗади. Директорның уңышка ышанычы үз көчеңә ышанырга мәҗбүр итә.
Сергей Николаевич Колеганов. Бу исем күпләргә таныш. Ул Раевка авылының 3нче мәктәбе (әле гимназия) белән бәйле, монда Сергей Николаевич 30 (!) ел директор булып эшли. Һәр кеше өчен бу еллар тормышта гади чор гына түгел, ә яуланган үрләр һәм җиңүләр, шатлыклар һәм борчылулар белән тулы зур юлдыр, мөгаен... Ә мәктәп җитәкчесе өчен алар балалар тәрбияләү, бердәм белем бирү мохитен формалаштыру һәм камилләштерү буенча даими һәм максатка юнәлешле эш алып бару, дигәнне аңлата.
Яшь буынны укыту һәм тәрбияләүнең теләсә нинди мәсьәләләрен хәл итәргә сәләтле, фикердәш педагогларның бердәм командасын булдыру С. Н. Колегановның зур казанышы булып тора. Мәктәп 2000 елда гимназия статусы алды һәм аккредитацияләр вакытында аны һәрвакыт раслый. Безнең укучыларыбыз ел саен төрле фәннәр буенча район һәм республика олимпиадаларында, иҗади конкурсларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә, ярышларда призлы урыннар яулый.
Хөрмәтле Сергей Николаевич! Соклангыч юбилеегыз уңаеннан Сезгә ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс көч-дәрт һәм эшегездә уңышлар телибез. Һәрвакытта яныгызда бердәм коллективыгыз, ышанычлы дусларыгыз булсын, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның сөюе һәм ярдәме яңадан-яңа үрләр яуларга көч бирсен!
Мәктәп директоры булу җиңел түгел,
Зур җаваплылык сала ул иңнәргә.
Ә без Сезгә һәрчак таяныч булырбыз,
Озак еллар язсын бергә-бергә эшләргә!
Гимназиянең педагогик коллективы.
Читайте нас: