Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Якташлар
19 декабрь 2019, 13:55

Әнвәр Нургалиевның чынга ашмаган хыялы нинди?

Аның да шундый хыялы булыр икән.

Аның да шундый хыялы булыр икән.
Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев "Татар тудей"ның сорауларына җавап биргән.
– Әнвәр, чынга ашмаган хыялың нинди?
– Йортымны төзеп бетерәсе бар. Барлык хыялларым чынга ашып бара, Аллага шөкер.
– «Татнефть-Арена»да яки башка шундый зур залларда концерт кую теләге юкмы?
– Юк, андый теләгем юк. Алар бит концерт залы түгел. Ул заллар башкачарак формат өчен каралган, ул безгә бармый.
– Программаларыгызга үзгәреш кертергә уйламыйсызмы?
– Мин үзем дә яңалык телим. Шуның белән шөгыльләнәбез, режиссерлар да бу хакта уйлый, форматны яңачарак эшлисе килә. Классика белән эстраданы бутарга ярамый. Классика ул, мәсәлән, Филүс Каһировның җырлавы.
– Үзеңнең татар эстрадасында яраткан җырчыларың бармы?
– Әйе. Кем профессиональ дәрәҗәдә җырлый — алар барысы да ошый миңа. Мәсәлән, яшьләрдән Раяз Фасыйхов, Филүс Каһиров. Өлкән буынга килсәк, Хәйдәр Бигичевның җырлавына сокланам.
– Ә Салават Фәтхетдинов? Сезнең аның белән биографияләрдә дә уртаклык бар. Икегез дә көтүче малае, икегезнең дә иҗатыгызны хатын-кызлар үз итә.
– Мин аны студент вакытлардан ук тыңлап үстем. Аны заманча татар эстрадасының әтисе дияргә була. Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас: